Безнең шәһәрдә
23 Апреля , 12:22

Яшеллеккә күмелсен дөнья

Октябрьскийда өч яңа аллея барлыкка килде  

Яшеллеккә күмелсен дөньяЯшеллеккә күмелсен дөнья
Яшеллеккә күмелсен дөнья

Шәһәр халкы «Яшел Башкортстан» республика акциясендә актив катнашты.

«Нефтьче» паркында башланган чара чын бәй­рәмгә әверелде. Милли мә­дәниятләр үзәге артистлары бирегә килүчеләрне курай һәм гармун моңнары белән каршы алды.

Акциядә Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Алексей Шмелёв, Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Альмира Солтанова, хакимият башлыгы Алексей Пальчинский һәм аның урынбасарлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, шәһәрдәшебез Русия Герое Степан Беловның әти‑әнисе Тамара Витальевна һәм Михаил Геннадье­вич, СВОда һәлак булган сугышчыларның әниләре һәм хатыннары, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторлары, шәһәр Советы депутатлары һәм мактаулы гражданнар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, иҗтимагый берләшмәләр, инвалидлар җәмгыяте һәм яшь буын вәкилләре катнашты.

«Нефтьче» паркының был­тыр төзекләндерелгән би­ләмә­сендә Октябрь­скийның 80 еллыгы  уңаен­нан яңа аллеяда 15 төп декоратив алмагач утыртылды.

Узган елда шулай ук паркның үзәк керү урыныннан сулдарак күренекле октябрь­скийлылар — Социалистик Хезмәт Геройлары мемориалына нигез салынды. Аның тирәсендә дә «Яшел Башкортстан» чарасы кысаларында агачлар утыртылды.

— Шәһәребезне төзегән нефтьчеләр истәлеген хөр­мәтләп, зәңгәр чыршылар утырттык. Үзем дә нефть җиһазлары җитештерү өл­кәсендә көч салгач, бу чарада бик теләп катнаш­тым. СВОдан кайткач та, үз эшемне дәвам итәм, — дип сөйләде ветеран Фәрит Рәхимов.

Акция ары таба Гагарин исемендәге паркка күчте. Мондагы Әтиләр һәм Әниләр аллеяларын тулыландырып, артыш агачларыннан торган Зур һәм тату гаилә аллеясы барлыкка килде.

Шәһәр эшкуарлары да яшелләндерү өмәсендә актив катнашты. Алар паркта Миләш аллеясын утыртты.

Чараның соңгы ноктасы — Клинов урамы буендагы яңа сквер алмагач, каен, сирень, нарат һәм миләшләр белән тулыланды.

«Яшел Башкортстан» рес­публика акциясе кысаларында Октябрьский биләмәсендә барлыгы 830 агач утыртылды. Барлык үсентеләр дә матур булып үсеп, шәһәребезне тагын да ямьләсен!

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА

 

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас