+3 °С
Облачно


18 апрельдә Октябрьскийда экологик өмәләр һәм «Яшел Башкортстан» акциясе уздырыла. Моннан тыш, Нарыш мөселман зиратында 10.00 сәгатьтә, Заетның иске зиратында 9.00 сәгатьтә зур өмә үткәреләчәк.
Оештыручылар мәңгелек йортны тәртипкә китерүдә бистә халкы гына түгел, шәһәрнең башка төбәкләрендә яшәүчеләрнең дә катнашуын көтә.
Үзегез белән эш кораллары: пычкы, бакча кайчысы, балта, сәнәк алуыгыз сорала.