

Альберт Әһкәм улы автогидрокүтәргеч машинасында эшли. Бу техника ярдәмендә ул күпкатлы йорт түбәләрен кар‑боздан арындыра, язын‑көзен биеклектә ремонт һәм буяу эшләрен башкарганда ярдәм итә. «Кышын безнең эш аеруча җаваплы. Түбәләрдәге карны вакытында чистартмасаң, куркыныч тудыра. Ә җәен биеклектәге төзекләндерү эшләре белән мәшгульбез», — ди тәҗрибәле водитель.
Әмма Альбертның вазифалары моның белән генә чикләнми. Язгы чорда, юллар ябылгач, ул үзен бөтенләй яңа рольдә сыный. Махсус тузан суырткыч машинасын иярләп, ул шәһәр ишегалларын тәртипкә китерә.
— Башлыча 21, 34, 35нче микрорайоннарда, шулай ук Ленин проспектындагы 3, 5, 7, 8нче йортларның ишегалларын себерәм. Көн саен чисталык өчен көрәш алып барам, — дип сөйләде ул.
Эшенең нечкәлекләре белән уртаклашып, Альберт хезмәтендәге иң зур кыенлыкларны да атады. Аның сүзләренчә, юлда ашыгучы машина йөртүчеләрнең кисәк алдына килеп керүләре һәм юл буенда калдырылган автомобильләр эшне шактый катлауландыра.