Анда иҗтимагый берләшмә активистларының эшләре тәкъдим ителде.
— Күргәзмәне оештырганда яшьләр субкультурасы, рәсми булмаган берләшмәләр белән эшкә басым ясарга тырыштык. Аларны бергә җыеп, шәһәребезнең туган көне уңаеннан плакатлар ясарга тәкъдим иттек. Тик моны шулай тиеш булган өчен түгел, ә үз теләгең, бөтен күңел биреп башкарылган эш булсын иде, дип аңлаттык, — дип сөйләде Яшьләр сарае белгече Ольга Паленова.
Яшьләр ясаган рәсемнәрдә шәһәрнең тарихы, рухы һәм заманча символлары чагылдырылган. Һәр плакат Октябрьский үсешенә, аның традицияләренә һәм киләчәгенә үзенчәлекле карашны сүрәтли.
Иҗади эшкә актив кушылганнар арасында «Очкын» берләшмәсе дә бар. Узган елда гына барлыкка килгән әлеге оешма үзенә күп кенә сәләтле актив яшьләрне җыйган.
— Без дүрт плакат ясадык. Мәсәлән, берсендә Яшьләр сарае каршында рәсемнәр төшерүдә катнашучыларны шәһәребезне котлау мизгелендә чагылдырдык. Октябрьскийда тумасам да, бирегә укырга килгәч, шәһәрне бик яраттым, монда үземә яңа фикердәшләр таптым, —дип белдерде берләшмә әгъзасы, нефть көллияте студенты Екатерина Миңлегалина.
Алсу ИБРАҺИМОВА