Безнең шәһәрдә
9 Апреля , 12:08

Чәчәк ат, газиз шәһәр!

Октябрьский 80 еллыгын бәйрәм итте  

Чәчәк ат, газиз шәһәр!Чәчәк ат, газиз шәһәр!
Чәчәк ат, газиз шәһәр!

1946 елның 5 апрелендә нефтьчеләр бистәсе шәһәр исеме ала. Октябрьский бердәм, тырыш халкы көче белән елдан‑ел үсеп, илебез һәм республиканың төзек, уңайлы төбәге буларак таныла. Биредә берничә буын үсә, күркәм традицияләр, меңләгән кеше өчен якын һәм яраткан урыннар барлыкка килә.

Шәһәрнең юбилее уңаен­нан октябрьскийлылар Совет мәйданына җыелды. Митингта мактаулы гражданнар, предприятие һәм оешма коллективлары, хакимият хезмәткәрләре, яшь буын вәкилләре катнашты.

Шәһәрдәшләргә тәбрикләү сүзләре белән хакимият башлыгы Алексей Пальчинский, ветераннар советы рәисе Юрий Корольков, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин мөрәҗәгать итте.

Митингта катнашу­чы­лар Октябрьскийга тормыш бүләк иткән тө­зү­че‑нефтьчеләргә ихти­рам һәм рәхмәт белдереп, «Шә­һәргә нигез салучылар» стеласына чәчәкләр салды.

Бәйрәм Патриотик тәр­бия бирү үзәгендә дә­вам­ итте. Шәһәрнең күре­некле шә­хесләре яшь армия­челәрнең ант кабул итү тантанасында катнашты.

Чара шәһәрнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан уздырылды, һәм бу очраклы түгел. Октябрьскийның киләчәге яшь буын вәкил­ләре, аларның көч-куәте, ватанпәрвәрлеге һәм туган илгә хезмәт итәргә әзер булуы белән тыгыз бәйле.

Яшь армиячеләр сафына кергәндә балалар лаеклы гражданнар булу, тарихи хәтерне саклау һәм Ватанны ярату бурычын үз өсләренә алды. Ант кабул иткән кыз‑малайларга «Юнармия» хәрәкәтенең күкрәк билгеләре тапшырылды.

Тантана кысаларында хакимият
башлыгы Алексей Пальчинский һәм хәрби комиссар Валерий Шәрифуллин махсус хәрби операция ветераны
Сергей Куликовны
«Батырлык өчен»
II дәрәҗә медале белән бүләкләде.
Шулай ук кунаклар өчен СВО музеена
экскурсия оештырылды.

Ары таба 2нче сәнгать мәктәбендә КПСС шәһәр комитетының беренче секретарьлары стенды ачылды. Әлеге учреждение бинасы 1956 елда КПССның Башкортстан өлкә комитеты йөкләмәсе буенча төзелә. Биредә партия шәһәр комитеты җыелышлары үтә. Бу бик әһәмиятле урын, чөнки монда Октябрьский үсешенә һәм кешеләр язмышына йогынты ясаган мөһим карарлар кабул ителә. 1991 елда бина сәнгать мәктәбе итеп  үзгәртеп корыла.

— Бу портретлар гади экс­позиция генә түгел. Тырышлыклары һәм акыллы карарлары белән Октябрьский үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында кадерле истәлек. Үз тарихыңны белү һәм аны хөрмәт итү — туган ягыңны ярату һәм аның киләчәге өчен җаваплылык тою билгесе, — дип билгеләде Алек­сей Евгенье­вич.

Бәйрәм мәктәп укучылары концерты белән тә­мамланды.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА

 

Чәчәк ат, газиз шәһәр!
Чәчәк ат, газиз шәһәр!
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас