Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
7 апрель , 17:03

Яңартылган иҗтимагый киңлекләр булдырыла

«Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль программасы буенча шәһәрдә берничә объект төзекләндерелә.  

Яңартылган иҗтимагый киңлекләр булдырыла
Яңартылган иҗтимагый киңлекләр булдырыла

Мәсәлән, җылы көннәр башлану белән Губкин исемендәге скверда эшләр старт алды. Һәйкәл тирәсендәге иске плитәләрне сүттеләр. Якын арада биредә яңа җәяүлеләр сукмагы, заманча эскәмияләр һәм чүп савытлары, урам сәгате урнаштырылачак, ә яктырту системасы тулысынча яңартылачак. Чәчәк клумбаларына аерым игътибар биреләчәк — сквер яңа төсләр белән балкып торыр.

 

Клинов урамы буйлап сузылган паркны төзекләндерүнең беренче этабы тәмамланды. Узган ел биредә территорияне планлаштыру һәм тигезләү эшләре башкарылды, яр буйларын ныгыту өчен терәк стеналар, бордюр ташы һәм яктырткычлар урнаштырылды, тротуар плитәсе җәелде. Хәзер паркта велосипед юлы да бар.

 

Клинов урамы буйлап иске, какшаган агачларны кистек, алар паркка килүчеләрнең сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудыра иде. Аларны саклап калу мөмкин булмады, территория планы үзгәртелде һәм чүп-чар җыела торган чокыр бетерелде, шәһәр халкы иминлеге өчен шулай кирәк булды.

 

Хәзер яшелләндерү эше дәвам итәчәк: яшь агачлар һәм куаклар утыртылачак, ял итү өчен яшел зоналар барлыкка киләчәк. Төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, яңартылган иҗтимагый киңлекләр шәһәр халкының яраткан ял итү урынына әйләнер.

Яңартылган иҗтимагый киңлекләр булдырыла
Яңартылган иҗтимагый киңлекләр булдырыла
Яңартылган иҗтимагый киңлекләр булдырыла
Яңартылган иҗтимагый киңлекләр булдырыла
Яңартылган иҗтимагый киңлекләр булдырыла
Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас