Безнең шәһәрдә
5 апрель , 01:50

Горурлык һәм өмет белән!

 Яраткан шәһәребезнең истәлекле датасы — 80 еллыгы!  

Сигез дистә ел — ул хезмәт батырлыгы, зур казанышлар һәм туган җиргә булган чиксез мәхәббәт белән тулы бер чор. Бу дата Октябрьский үсешенә үз өлешен керткән һәркем өчен аеруча кадерле.

Безнең шәһәрнең үткәне — нефтьчеләр, төзүчеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең каһарманылыгы белән сугарылган.

1946 елның 5 апрелендә РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән Октябрьскийга республика буйсынуындагы шәһәр статусы бирелә. Нефть ятмаларын беренче ачучыларга җиңел булмаган сынаулар туры килә: сугыш елларында алар фронтны ягулык белән тәэмин итә, ә аннары җимерелгән хуҗалыкны торгыза, үзләренең хыялындагы шәһәрне төзи.  

Октябрьский белән горурлануыбыз — ул күп буыннарның фидакарь хезмәте, сугышчан батырлыклары, туган җиргә булган олы мәхәббәте нәтиҗәсе. Шәһәр тарихында данлы эшләр, төрле өлкәләрдә югары казанышлар күп. Якташларның тырышлыгы, таланты һәм энергиясе бәрабәренә ул үсә, яңара, төзекләнә һәм киләчәккә ышаныч белән атлый.  

Хөрмәтле октябрьскийлылар!  Шәһәребезнең 80 еллык юбилее яшенә, милләтенә, диненә һәм һөнәренә карамастан, биредә туганнарны да, язмышларын Октябрьский белән бәйләгәннәрне дә берләштерә. Без яшь, чәчәк атучы, энергияле һәм алга омтылучы шәһәрдә яшибез! Барыгызга да уңышлар, нык сәламәтлек, Октябрьский, республика һәм бөтен ил файдасына яңадан‑яңа хезмәт казанышлары телим!

Алексей ПАЛЬЧИНСКИЙ,
хакимият башлыгы

 

Горурлык һәм өмет белән!
Горурлык һәм өмет белән!
Горурлык һәм өмет белән!
Горурлык һәм өмет белән!
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас