Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
4 апрель , 10:55

Музыкаль колледж тирәсе үзгәрә

Узган ел Октябрьский музыка колледжы тирәсен төзекләндерү проекты «Тормыш инфраструктурасы» илкүләм проекты кысаларында уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңү яулады. Ниһаять, яз килү белән, көтеп алынган үзгәрешләр тормышка ашырыла башлады.  

Төзекләндерү эшләре тәмамлангач, шәһәр халкын яңа һәм матур  ял урыны көтә. Ул һәр яшьтәге кешеләр өчен үзенә тартып торучы үзәккә әверелсен өчен, бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланылган. Биредә очрашулар һәм җәяүлеләр өчен уңайлы ял итү зонасы, яңа фонтан булачак, ә инешнең ярлары төзекләндерелеп, матур итеп эшләнәчәк. Территория яшелләндереләчәк, заманча яктырту һәм ял итүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылачак.

Шул ук вакытта, төзекләндерү барышында, шәһәр тарихы әйләнә-тирәнең уникаль архитектура стилистикасын саклауга аерым игътибар бирелә. Максат — территорияне гади генә яңарту түгел, ә яңа элементларны шәһәрнең инде барлыкка килгән күренешенә гармонияле итеп кертү. Бу урын тагын да матуррак һәм уңайлырак һәм шул ук вакытта таныш һәм яраткан булып калсын!

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас