Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
2 апрель , 15:42

Октябрьскийда яңа балалар мәдәни-мәгариф үзәге ачылачак

Октябрьскийда гаиләләр өчен мөһим яңалык көтелә. Шәһәребез милли проектларны тормышка ашыру кысасында сизелерлек үзгәрә, һәм безнең игътибарның үзәгендә – балалар һәм үсмерләр өчен уңайлы мохит булдыру.  

Октябрьскийда яңа балалар мәдәни-мәгариф үзәге ачылачак
Октябрьскийда яңа балалар мәдәни-мәгариф үзәге ачылачак

«Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасын үстерү» проекты кысаларында, «Гаилә» илкүләм проекты нигезендә, 1 санлы китапханә базасында заманча балалар мәдәни-мәгариф үзәге төзеләчәк. Бу гади ремонт кына түгел, ә шәһәрнең яшь буын вәкилләре өчен яңа, универсаль киңлек булдыру. Биредә алар үз сәләтләрен ача, иҗат белән шөгыльләнә һәм интеллектуаль яктан үсә алачак.

Бу проектны тормышка ашыру өчен 1 нче китапханәне сайлап алу тирән мәгънәгә ия. Ул – шәһәребезнең иң борынгы китапханәләренең берсе, һәм хәзер аңа яңа сулыш өреләчәк. Ул яшь буын укучылары өчен үзенә тартып торучы урынга әверелергә тиеш. Хәзерге вакытта биредә ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Алга таба, милли проект бурычларына туры китереп, бина заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.

Мондый үзәкләрнең төп максаты – мәдәният учреждениеләрен яңа эчтәлек һәм мәгънә белән баету. Бу – балалар һәм аларның әти-әниләре бергәләп файдалы вакыт уздыра, Русиянең традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләренә якыная ала торган урын булачак, дип язды үзенең социаль чедлтәрендә хакимият башлыгы Алексей Пальчинский.

Октябрьскийда яңа балалар мәдәни-мәгариф үзәге ачылачак
Октябрьскийда яңа балалар мәдәни-мәгариф үзәге ачылачак
Октябрьскийда яңа балалар мәдәни-мәгариф үзәге ачылачак
Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас