Безнең шәһәрдә
2 апрель , 11:40

«Антым белән илне якладым!»

26 мартта Бөек Ватан сугышында немец илбасарларына каршы көрәштә һәлак булган Мөҗәһит Хәйретдинов тууга 125 ел тулды  

«Антым белән илне якладым!»«Антым белән илне якладым!»
«Антым белән илне якладым!»

Башкортстан Җәлиле

Бу көнне батыр сугышчыны якташлары ‑ Төрекмән бистәсе халкы митинг уздырып, искә алды.

Икенче бөтендөнья сугышы вакыйгалары бездән ераклашса да, җирне фашизм коллыгыннан азат иткән халык батырлыгы безнең хәтердән җуелырга тиеш түгел. Тарих битләрендә Мөҗәһит Хәйретдиновның каһарманлыгы мәңгелек урын алуын, аның буыннардан‑буыннарга тапшырыла баруын дәлилләп, чарада өлкәннәр һәм балалар — 18нче мәктәп укучылары катнашты.

«... Ул танымаслык хәлдә иде. Битендә, башында бер генә дә кара янмаган урын калмаган, аягындагы мускуллары киселгән, тешләре алынган. Мин бер нәрсәне аңладым: якташым Хәйретдинов Мөҗәһит һәм аның иптәшләре барысына да чыдаган, ләкин дошманга сатылмаган...» — үлеменә берничә көн кала Мөҗәйне очраткан
Авыргазы районыннан Вәли Бикташев менә шулай дип искә алган аны.

— Патриот шагыйрь Мөҗәһит Хәйретдинов — ул Башкортстан Җәлиле. Фашистлар тарафыннан әсир ителеп тә көрәшен туктатмаган якташыбыз белән 125 ел горурланабыз. Дахау концлагерендагы коточкыч газаплар һәм кыйнаулар совет кешесенең рухын сындырмаган. Туган иленә тугры калган Мөҗәһит Хәйретдинов үрнәгендә бер генә буын тәрбияләнмәде. Бүгенге көндә илебезнең кыю уллары янәдән Ватаныбыз сагына басты. Геройлар сафы яңа исемнәр белән тулылана. Һәм без аларның берсен дә онытырга хаклы түгел, — дип ялкынланып сөйләде шәһәрнең сугышчан хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе Мәсгут Галләмов.

Кулына микрофон алган Әүфә Насыйбуллина Мөҗәһит Хәйрет­диновның шәҗәрәсен төзү максатында күп эш башкарылуын ассызыклады. Бу юнәлештә якташыбыз Миңниса Латыйпова шактый көч салган. Ул Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлап әсәрләр генә иҗат итеп калмый, хәтта 12 гаиләнең нәсел агачын да ясый. Шуларның берсе — Мөҗәй Хәй­ретдин гаиләсенең шәҗәрәсе. Аның йомгаклау макетын тупланган материаллар нигезендә шәһәрдәшләр Раушания Фәезова һәм Гөлназ Сәхәбетдинова төзи.

Әүфә Рәшит кызы инициативасы белән клуб коллективы һәм ветераннар советы Марат Гайнаншин катнашында стенд әзерли. Сүз уңаенда, Маратның әтисе Мөкатдис Гайнаншин махсус хәрби операциядә батырларча һәлак була, Мөҗәй дә Украинаның шул ук җирләрендә хезмәт иткән була... Батыр якташыбыз Мөҗәһит Хәйретдинов нәсел‑ыруының шәҗәрәсе аның исеме белән аталган Үзәк шәһәр китапханәсенә тапшырылды.

Һәвәскәр язучы Таһир Хәбиров Мөҗәйгә багышлап язган ши­гырьләрен укып ишеттерде. Төрек­мән ветераннары Советы рәисе Фәнүр Бәшәров батыр совет солда­тының туганнары — Сәлимә Дәү­ләтшина, Әминә Якупова һәм Зөл­фия Галәветдинованың митингка мәртәбәле кунак итеп чакырылуын билгеләп үтте. Халык кул чабып, аларга зур хөрмәтен белдерде.

Күңелләрдә үлемсез батырлы­гы белән яшәүче Мөҗәһит Хәй­ретдинов бер минут тын калып искә алынды. «Нур» клубы ишек алдында горур басып торучы совет офицеры һәйкәленә кызыл канәферләр салынды.

Көрәш дәвам итә...

...сугыш һәм хезмәт фронтларында.

1997 елдан  Мөҗәһит Хәйрет­динов исемен йөртүче Үзәк шәһәр китапханәсендә дә Мөҗәйне искә алдылар. Тик аның белән бәйле истәлекләрне барлап, ул язып калдырган шигырьләрне генә укып түгел...

Октябрьскийның мактаулы гражданины Мәсгут Галләмов, коммуналь‑төзелеш көллияте укучылары алдында чыгыш тотып, печән чабып, сарыклар көтеп үскән Мөҗәйнең никадәр максатчан, укымышлы, тырыш кеше булуын, аның гади солдаттан алып полковник дәрәҗәсенә кадәр үсеп җитүен ассызыклады.

Бәләбәй өязе Төрекмән авылында, крестьян гаиләсендә дөньяга килгән малай мәчет каршындагы мәдрәсәдә белем ала. Гарәп телен өйрәнә, яраткан шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафуриның күп кенә әсәрләрен яттан белә. Үзенең дә шигырь язу сәләте бик иртә ачыла.

‑ Мөҗәһит Хәйретдинов безгә кыйммәтле мирас калдырган. Иле­бездән, җиребездән, мәдәния­те­бездән, туган телебездән башка без беркем түгел — ул нәкъ менә шу­шы фикерне аңыбызга салырга тырыша. Туган илен югалткан кеше — ул ятим кеше. Хәзерге ва­кытта да безне үз җиребездән, гореф‑гадәтләребездән мәхрүм итәргә тырышалар. Әмма Русия кешесе беркайчан да дошман алдында тез чүкмәячәк, алар — батыр кавем. Геройлар күктән алынмый. Алар сезнең арада утыра. Туган илнең киләчәге сезнең кулда. Укыгыз, кеше булыгыз, үз халкыгызны яратыгыз һәм аны яклагыз, — дип Мәсгут Мостафа улы яшьләргә мөрәҗәгать итте.

Чараны дәвам итеп, Александр Зимин Мөҗәйгә багышлап языл­ган шигырьләрен укыды. «Яшә, җир!» эзтабарлар төркеменең кырык елдан артык Мөҗәһит Хәйретдинов хакында материал­лар җыюы турында Надежда Садыйкова сөйләде. Батыр якташыбызга багышланган чыгышларны Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге премия лауреаты, ветераннар советы әгъзасы Петр Лаптев тагын да тулыландырды.

...1919 елда унсигез яшьлек егет Кызыл Армия сафларына алына. Урта Азиядә басмачларга каршы көрәшә. Ерак Көнчыгыш чикләрен саклый. Очлы каләменнән өзелеп төшкән әсәрләрен китап итеп бастыра.

Ә бу вакытта егет туып‑үскән җирләрдә тормыш кискен үзгәрә ‑ зур нефть килә. Туймазы җирендә беренче бораулау корылмалары төзелә. 1937 елның маенда тәүге кара «алтын» табыла. Шул ук елның көзендә нефтьчеләр бистәсе — Соцгородның нигез ташы салына. Шайтан кыры дип аталган бу урыннарда хәтта агач‑куаклар да үсмәгән. Шунысы хак — бистә, Нарыш, Тө­рекмән, Мулла һәм Югары Зает авылларыннан ерак түгел җирдә, Ык елгасы буенда урнаша.

Ә бу вакытта Мөҗәй Хәйретдин Хәсән күле янында япон самурайларына каршы сугышларда катнаша. 1940 елда аны Ворошилов исемендәге Мәскәү югары хәрби академиясенә җибәргәндә, аның якташлары күрше Урыссу разъездыннан Туймазы нефтенең беренче эшелонын озата.

1944 елның 4 сентябре. Дахау концлагеры... Җәфаланган кешеләрнең зур төркеме киң чокыр буена тезелә. Аларны ату көтә. «Вставай, проклятьем заклейменный. Весь мир голодных и рабов!..» — кинәт көчле тавыш белән башланган җыр иелгән башларны күтәрергә мәҗбүр итә. Җырны 92 тоткын күтәреп ала. Тәмам котырынган фашистлар ут ача. Ә бу чорда Октябрьскийда нефть эзләү дәвам итә, һәм эшчеләрнең тырышлыгы зур җиңү белән тәмамлана ‑ 1944 елның 26 сентябрендә 100нче разведка скважинасыннан девон нефте фонтан булып бәреп чыга. Әлеге истәлекле дата хөрмәтенә ачык һавада «Йөзенче скважина» комплексы төзелә.

Бөек Ватан сугышыннан Мө­җәһит Хәйретдинов та туган якларына обелиск булып кайта. Ул халкыбыз күңелендә шигырьләре, көндәлекләре һәм хатлары белән сакланып кала.

Илмира ГАЛИЕВА

 

 

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас