ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, теркәлгән аварияләрнең төп төрләре түбәндәгечә: биш очракта ике һәм аннан да күбрәк транспорт чарасы бәрелешсә, алтысында хәрәкәтсез торган машинага килеп бәрелгәннәр. Шулай ук ике тапкыр юлдагы киртәгә (препятствие) килеп бәрелү һәм биш башка төрле юл-транспорт вакыйгасы булган.
Юллардагы вәзгыятьне контрольдә тоту максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан профилактик чаралар үткәрелде. Алар барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 227 очрагы ачыкланды. Шуларның иң куркынычы — дүрт машина йөртүче транспорт чарасын алкоголь исереклегендә идарә иткән өчен тоткарланды.
27 март кичендә Төньяк урамы, 19/19 йорты янында булган юл һәлакәте аеруча игътибарга лаек. Алдан фаразланганча, 66 яшьлек ир-ат «Рено Дастер» автомобилендә ян якка чыгу юлыннан төп юлга чыкканда, хәрәкәт итүче транспортка юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, ул 24 яшьлек егет идарә иткән «Лада Гранта» белән бәрелешкән. Бәрелү нәтиҗәсендә «Лада Гранта» пассажиры — 21 яшьлек кыз төрле җәрәхәтләр алган. Әлеге юл-транспорт һәлакәтенең барлык нечкәлекләре ачыклана.
ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәр халкын һәм кунакларын юлларда аеруча игътибарлы булырга, тизлек режимын сакларга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Исегездә тотыгыз: юллардагы иминлек — һәркемнең уртак бурычы.
Алина Наширванова,Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы.