Язгы ташкынга хәзерлек парадында Гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау идарәсе, 38нче янгын-коткару часте, «Җылылык энергиясе», «ДорСтройРемонт», «Электр челтәрләре», «Водоканал», «Жилуправление», «Газпром», «СпецЭкоТранс» предприятиеләре, 1нче шәһәр хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге һәм башка хезмәтләрдән утыздан артык техника катнашты. Аларда, су күтәрелгән очракта, шәһәр халкына ярдәмгә килергә ни дәрәҗәдә хәстәрлек күрелүе белән хакимият башлыгы Алексей Пальчинский шәхсән үзе танышты. Ул бүгенге көндә нинди проблемалар барлыгы белән кызыксынды.
Алексей Евгеньевич йомгаклау сүзендә язгы ташкынның безнең Октябрьскийга карата хәерхалкы булуына өмет баглады, шулай да су басу куркынычы янаган очракта, шәһәр хезмәтләрендә тулы әзерлек булуын җиткерде.