Алданучыларның күбесе пенсионерлар. Эш яшендәгеләр - 3,5 миллион, студентлар, декрет ялындагылар яки эшләмәүчеләр 900 мең сум акчасын аферистлар «кесә»сенә салган.
Арада телефон каракларына ышанучылар, ялган инвестицияләрдә катнашучылар җыйган акчаларыннан колак каккан. Домофон алыштырабыз дигән сылтау белән пенсионерның өч миллионга якын акчасын урлаганнар. СВОда вафат булган улына дәүләт бүләге рәсмиләштерү сылтавы белән, мошенниклар 5,500 миллион сум акчага баш булган. Бер ханым банк исәбендә яткан
1 миллион 600 мең сум акчасын Казанга «илткән». Зур сумма салдырганда банк һәм чакыртылган полиция хезмәткәрләренә дәваланырга барам, дип ялганлаган.
Алдау схемалары гел үзгәреп тора, яңалары тормышка ашырыла. Шулай да телефон мошенниклыгы - беренче урында, ул вирус йоктыру программаларын да узып китә.
Шәһәрдәшләр, сак булыгыз! Бер генә дәүләт оешмасы да код әйтүне, акча күчерүне, банктан кредит алуны таләп итми!