Март аеның өченче якшәмбесендә торак‑коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быел ул 15 мартка туры килә.
Әлеге өлкә, әлбәттә, бик күп төрле тармакны берләштерә. Аның бер өлеше булган «ДорСтройРемонт» җәмгыятендә Радик Фәвиз улы 2016 елдан башлап юлларны эксплуатацияләү һәм механикалаштыру участогында автомобиль йөртүче булып эшли.
Бу вакыт эчендә ул үзен тырыш һәм җаваплы хезмәткәр буларак күрсәткән. Мәкалә героена иң катлаулы бурычларны ышанып тапшыралар, һәм ул аларны югары һөнәри дәрәҗәдә үти.
Радик Мирсәяпов үз вазыйфасын һәрвакыт сыйфатлы һәм вакытында башкара. Катлаулы һава торышы, авыр техник шартларда да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юл куймый. Үзенә беркетелгән транспортны гел тәртиптә тота.
Радик Фәвиз улы хезмәттәшләре арасында да ихтирам яулаган. Коллективта аны яхшы күңелле булуы һәм команданы туплау сәләте өчен хөрмәт итәләр. Ул тиз арада дөрес карар кабул итә, шул ук вакытта эшлекле һәм итәгатьле булып кала белә. Үз эшенә намус белән караган хезмәткәрне җитәкчелек тә югары бәяли.
Үз эшенең остасы булуы өстенә, мәкаләм каһарманы гаиләсендә ышанычлы ир, балалары өчен җаваплылык, тырышлык үрнәге. Тормыш иптәше белән алар өч бала тәрбияли.
Агач - җимеше, кеше - эше белән матур, диләр халыкта. Радик Мирсәяпов та үз хезмәтен чын күңел биреп, җиренә җиткереп башкаруы белән абруй казанган. Аның кебек уңган һөнәр иясенә яшьләргә дә тиңләшергә урын бар.
Алсу ИБРАҺИМОВА