Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
13 март , 15:31

Тырыш хезмәт белән үрелгән бәхет

Хезмәт ветераны Фәридә Закир кызы Хәмзинә күптән түгел бер гасырлык юбилеен бәйрәм итте

Тырыш хезмәт белән үрелгән бәхет
Тырыш хезмәт белән үрелгән бәхет

Чынлыкта исә чал чәчле якташыбыз 1925 елның 17 февралендә дөньяга килгән. Аңа бүген ‑ 101 яшь!
Узган гасыр башына туры килгән чуалчык һәм наданлык чорында яңа туган сабыйларны үз вакытында теркәмәү яисә теркәп тә туу турында метрикаларның сакланмавы аркасында күпләр үз елларын югалткан. Фәридә Закир кызы да бары тик 80 яше тулгач кына дөрес мәгълүматлы танык­лыгын кулларына алган.

Юксына күңел балачакны...

Шәһәрдәшебез Татарстанның Буа районы Черки‑Килдураз авылында туган.

‑  Авылыбыз зур ‑ тормыш көтәр өчен колхоз, мәктәп, балалар бакчасы, медицина пункты, почта, кибетләре дә бар иде. Хәтта 1938 елларда Черки‑Килдуразны район үзәге итеп үзгәртеп кору турында да сүз барды. Әмма, күпләрнең тормышын челпәрәмә китергән кебек, Бөек Ватан сугышы бу планны да сызып ташлады, ‑ дип хәтер йомгагын сүтә ветеран.

Нәсел‑ыруы ишле була Фәридә әбекәйнең. Бабасы Галим дүрт хатынга өйләнә. Тугыз баласы туа. Ә Закир ага белән Шәмсебәдәр апаның җиде баласы була.

‑  Әтием бик акыллы һәм гыйлемле кеше иде. Почтада озак еллар эшләде. Авылда конверт тышына адрес яза белгән кеше сирәк булды. Әлеге гозер белән авылдашлар безнең әти янына килде. Ул авыл янындагы елгадан балык тотучылар бригадасын да җитәкләде.

Әнкәй дингә табынды. Намазын калдырмады. Гәрчә без балачакта динне юк итәр өчен нык тырышсалар да. Намаз укыган, мәчеткә йөргән кешеләрне тәнкыйть иттеләр, ураза тотучыларга көчләп су эчерттеләр. Аларның балаларын пионер һәм комсомол сафларына кабул итмәделәр... Әйе, сүзем әнкәем турында иде бит әле, ‑ дип сагышлы хатирәләре белән уртаклашуын дәвам итте Фәридә Хәмзинә. ‑ Эшкә нык булды, бахыркаем. Гомер бакый колхозда бил бөкте. Ындыр табагында звено җитәкләде. Икмәкне көлтәгә бәйләгәндә, җилдергәндә җитезлегенә күз иярми, дип мактап туя алмый иде үзен авыл халкы. Алдынгы һәм тырыш хезмәте өчен колхоз биргән бүләкләрне әнкәй өйгә алып кайтмады, кул астында эшләгән хатын‑кызларга өләште.

Фәридә Закир кызы туган авылындагы татар мәктәбендә биш сыйныф белем ала. Аның туган телендә саф сөйләшүе менә шуннан килә дә инде.

Югалып калмый

Утызынчы еллар ахырында Бик­меевлар гаиләсе сирәкләнә төшә: балаларның өлкәннәре, очар кошлар кебек, төрле якка тарала ‑ Фәридәнең бер абыйсы ‑ Казанда, икенчесе ‑ Ашхабатта, апасы ‑ Үзбәкстанда...

1938 елда гаилә башлыгы Закир ага да вафат була. Тәрбиясендә балигълык яшенә җитмәгән ике баласы калган Шәмсебәдәр апа өчен тормыш көтү авырая. Кыргызстаннан кайткан туганнары аларны үзе белән алып китә. Бу вакытта Фәридәгә нибары 12 яшь була. Берникадәр вакыттан соң алар Үзбәкстанга карап юл тота. Китаб шәһәрендә яши торган агалары ярдәм кулы суза. Укуын дәвам итәргә кирәк булган Фәридәнең генә сайлап алу мөмкинлеге булмый: рус телле мәктәпкә бара.

‑  Күз алдына китерә аласызмы: бер кәлимә русча сүз белмәгән кызның рус телле балалар арасында укуын?! Мин янәдән бишенче сыйныфка кердем. Тәнәфестә тамак ялгарга дип алып килгән ипи кыерчыкларына дуңгыз мае сөртеп, урыс малайлары аз мыскыл итмәде мине. Ничек кенә тырышсам да, рус программасын үзләштерә алмадым, һәм мине алдагы сыйныфка күчермәделәр. Шулай итеп, бишенче класста өч ел утырдым. Алтынчы сыйныфка барганда, рус телендә шактый гына такылдарга өйрәндем. Бер парта артында утырган Катя исемле кыз да диктантлардан «4»һәм «5» ала, мин дә шундый ук яхшы билгеләргә язам. Хәтта сыйныфташым көнләшә дә башлады: мин күчереп язмасын дип дәфтәрен киптергеч белән каплый иде, ‑ дип рәхәтләнеп көлә‑көлә бәян итте Фәридә әби. ‑ Ул елларда бит ручка юк. 86нчы кара белән язабыз. Югалып калмадым. Күршемнең каләм хәрәкәтен күз кырыем белән күзәтеп, биремнәрне хатасыз чишеп чыга идем.

Сугыш афәте ишек кага

Чыннан да, озын тормыш юлында Фәридә Закир кызы югалып калмый. Бөек Ватан сугышы елларында, җиңү көнен якынайту өчен, башкалар белән белән беррәттән мамык җыя. Аңардан шартлаткыч җайланмалар өчен филтәләр ясыйлар.

Кызганычка, сугыш афәте алар гаиләсен дә уратып узмый. Олы абыйсы Фәрүк Бикмеев яу кырында һәлак була.

‑  Орел өлкәсендәге Хотынец районын немецләр басып ала. Әлеге җирләрне азат итү өчен башланган бәрелештә көчләр тигез булмый. Совет сугышчылары ярдәмгә танк­чыларны чакырта. Менә шул яуда 4нче танк армиясе составында булган ир туганым танк эчендә янып үлә. Әле күптән түгел генә шушы хакта телевизордан да тапшыру булды... ‑ сугыш чоры баласының күңелен ачы сагыш биләп алды.

Читтә табылган бәхет

Җиде сыйныф белемле кыз хезмәт юлын 1943 елда райсобеста башлый. Счет төймәләрен дә тарта белмәгән якташыбыз хисапчы һөнәренең тәртибенә бик тиз төшенә һәм аны математика белән дуслыгы гомере буе озата бара. Нәкъ менә шушы саннар дөньясы кызны булачак ире белән дә таныштыра.

Фин сугышын кичкән, Бөек Ватан сугышыннан күкрәгенә Кызыл Байрак, Дан орденнары һәм медальләр тагып кайткан Габделбакый Хәмзин ул вакытта бик күп кызларны кызыктыра.

Ир‑егет Ташкентта хисапчы­лар курсын тәмамлый һәм киш­лакларның берсендә эшли башлый. Колхоз гына түгел, капка башыннан җы­еп тапшырылган оброк ‑ йомырка, ит, май, йон буенча саннарны чагыштырыр өчен, аңа Фәридә Закир кызы эшли торган Авыл хуҗалыгы продукциясе әзерләү буенча район комитетына еш килеп йөрергә туры килә. Менә шунда Габделбакый зифа буй‑сынлы, чибәр һәм чая, өстәвенә татар кызын күреп, башын югалта да инде.

Көннәрнең берсендә яшьләр кич утырырга җыела.

‑  Почта уены уйныйбыз. Егетләр кызларга хат яза. Мин берьюлы өч егеттән хат алдым. Икесе минем белән бер мәктәптә укыган. Өченчесе ‑ Габделбакый. Менә шул хат минем йөрәгемне эретте дә инде. Очраша башладык. Аксударья елгасы өстендәге күпердә ул миңа тәкъдим ясады. Ризалык бирергә ашыкмагач, күпердән сикерәм, дип куркытты...

1948 елда ике яшь йөрәк кавыша, кызлары Нәзирә туа. Яшь гаилә башлыгын «Кызыл Йолдыз» миллионер колхозның баш хисапчысы итеп билгелиләр. Фәридә Закир кызы аның ярдәмчесе булып эшли. Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсендә катнашалар.

Туган җир сагындыра

Фронтовик Габделбакый Хәмзин дә тумышы белән Татарстаннан була. Мөгаен, шул сәбәп булгандыр да, аларны туган‑үскән яклары үзенә тарта. Бар булган мөлкәтләрен акчага әйләндереп, сата алмаганын, бүләк итеп, 1959 елда Хәмзиннәр гаиләсе Октябрьскийга күченә. Ир белән хатын кырык елдан артык бергә яши.

Шушы урында мин Фәридә Закир кызы белән быел 80 еллык юбилеен билгеләп үтүче шәһәр турында да сөйләшмичә булдыра алмадым.

‑  Без кайтканда Октябрьскийның гөрләп торган еллары иде, ‑ диде якташыбыз кулындагы баш бармагын өскә күтәреп. ‑ Мәскәү тәэмин итүендәге шәһәрнең кибетләре сыгы­лып торды. Товар сатып алырга тирә‑яктагы төбәкләрдән дә халык агылды.

Бүген үзәк мәйданда басып торган хакимият бинасының нигез ташы салынган гына иде әле. Безнең күз алдында калыкты. Ул вакытта мин шәһәрнең сәламәтлек саклау тармагында хисапчы булып хезмәт куйдым, һәм безгә шушы яңа бинаның икенче катыннан урын бирделәр. Үз эшемне бик яраттым. Күп сандагы мактау грамоталары белән хөрмәтләндем. Сурәтем дә Мактау тактасында эленеп торды. Хәтта яңа фатирлы булдык. Әмма пенсиягә мин 1нче ремонт‑монтаж идарәсеннән чыктым. Анда хезмәт хакы яхшырак иде, ‑ диде горурланып Фәридә Хәмзинә.

101 яшьтә булуына карамастан, Фәридә әбекәй дини китаплар һәм гәзитләр укырга тырыша. Әлбәттә, берникадәр авырлык белән. Тик күзлексез! Гәрчә бер күзе сукыр булып, икенчесенә операция ясаткан булса да. Колаклары да бик сизгер. Гомумән, шәһәрдәшебез сәламәт акыл белән картлыкның түренә атлый. Сөбханалла! Хәтере сәгать кебек төгәл эшләгән ветеранга карап, шулай дип әйтмичә мөмкин түгел.

Фәридә Закир кызы мөстә­кыйльлекне дә кулдан ычкындырырга ашыкмый ‑ бүгенге көндә ул бер үзе яши. Кызы Нәзирә, әлбәттә, килеп‑китеп йөри, күз‑колак булып тора.

Оныклар һәм оныкчыклардан да бәхете бар. Айдар, Илдар, Азамат, Алинә, Элина, Ринат, Радмир, Диана ‑ «өч катлы» әбекәй белән аларның исемнәрен дә санап чыктык.

‑  Тәмле ашарга яратам. Ни телим, шуны пешерәм. Коймакны да тиз генә табага салып алам... Телем эшли. Колагым ишетә. Аякларым гына бераз авырта. Шулай булмаса, сезне подъезд төбенә кадәр озата чыгар идем. Тик мин сезне 105 яшемә көтеп калам. Минем әле планнар зурдан, ‑ дип саубуллашты көр күңелле, ачык йөзле һәм кунакчыл Фәридә Закир кызы Хәмзинә.

Илмира ГАЛИЕВА.

 

Тырыш хезмәт белән үрелгән бәхет
Тырыш хезмәт белән үрелгән бәхет
Тырыш хезмәт белән үрелгән бәхет
Тырыш хезмәт белән үрелгән бәхет
Автор:
Читайте нас