Атна саен шәһәр хакимияте, мәгариф бүлеге, подряд һәм субподряд оешмалары вәкилләре, шулай ук мәктәп җитәкчелеге катнашында күчмә киңәшмәләр уза. Мондый формат килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә һәм эшләрнең сыйфатын тикшереп торуны гарантияли.
Әлеге масштаблы проект «Яшьләр һәм балалар» милли проектына кергән «Иң яхшысы — балаларга» төбәк инициативасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Яңартуның төп этаплары августта тәмамланыр дип планлаштырыла.
Хәзерге вакытта түбәдә эшләр алып барыла, стеналарны штукатурлау, электромонтаж, сантехника эшләре башкарыла, идәннәрне бетонлау дәвам итә. Якын арада тәрәзәләрне һәм ишек уемнарын алыштыру, ашханә һәм азык-төлек блогын яңарту, шулай ук янгын сигнализациясе, видеокүзәтү системасын модернизацияләү һәм электр чыбыкларын алмаштыру көтелә.
Фотолар хакимият башлыгы битеннән