Безнең шәһәрдә
12 март , 06:37

Сурәтләрдә — җуелмас тарих

10 мартта, шәһәр хакимиятенең архив бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Сурәтләрдә —  җуелмас тарихСурәтләрдә —  җуелмас тарих
Сурәтләрдә — җуелмас тарих

Илмира ГАЛИЕВА

1720 елның 28 февралендә (яңа стиль буенча 10 март) үк пәйда булган архив эшен Русьта язуның барлыкка килүе белән бәйләргә мөмкин.

Башта дәүләт документлары Кенәз сараенда сакланган. Соңрак архивлар монастырьларда барлыкка килгән ‑ алар хәзинә саклагычлары дип аталган.

Октябрьскийның архив бүлеге бүген чын мәгънә­сендә әлеге төшенчәгә тәңгәл килә. 80 еллык тарихы булган шәһәрнең төп хәзинәсе һәм елъязмалар байлыгы нәкъ менә аның киштәләрендә саклана.

Фотосурәтләр. Еллар узып саргайган һәм кипкән. Кулга алуга коелып төшәр кебек. Әмма алар үзләрендә никадәр тирән тарихны саклый.

1971 елда төшерелгән икенче рәсемдә ‑ шәһәр­дәшебез Шәмсия Галиуллина. Уфа бораулау эшләре идарәсенең электромонтаж конторасында чорнаучы булып эшләгән хатын‑кыз электр двигательләре өчен үткәргечләр җитештергән. 1943 елдан алып берьюлы ике станокта хезмәт куйган Шәмсия Шәйдулла кызы ‑ бишьел­лык ударнигы.

Беренче фотода ‑ РСФСР­ның атказанган табибы Заһирә Сатаева.  Мөгаен, аны бик күпләр, инде хәзер үзләре әби‑бабай булган ата‑аналар аеруча яхшы хәтерлидер, дип ышанасы килә. 1971 елгы сурәттә Заһирә Шакир кызы ике яшьлек Лена Матюшкинаны кабул иткән вакыт төшерелгән.

Өченче рәсемдә ‑ Равил Хөсәенов бригадасы. Аның җитәкчелегендәге ташчылар Бөтенсоюз коммунистик өмә хисабына Октябрьскийда тугыз катлы йортларның берсендә дивар күтәрә. Игътибар белән карасагыз, биш төзүче арасында дүртесе ‑ хатын‑кыз.

1971 елның 6 мае. Шәһәр халкы «Солдат уйлары» һәйкәле тирәли агач утырта. Әлеге тирән мәгънәгә ия вакыйганы сурәткә төшергән көннән соң нибары 55 ел вакыт узып бара. Ул чорда өмәгә чыккан кешеләргә 20‑25 яшь тирәсе булган булса, бүген аларга 75‑80 яшь.

Бу сурәтләргә карап, бәлкем, үзләрен, якыннарын, дусларын танучылар булыр. Ә бәлкем, менә шундый фоторәсемнәр сезнең үзе­гездә дә сакланадыр. Алар ‑ чын тарих. Алар ‑ зур хәзинә.  Башкалар белән дә уртаклашыгыз!

Сурәтләрдә —  җуелмас тарих
Сурәтләрдә —  җуелмас тарих
Сурәтләрдә —  җуелмас тарих
Сурәтләрдә — җуелмас тарих
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас