- Ике транспорт чарасы бәрелешкән 14 очрак
- Туктап торучы транспорт чарасына 11 бәрү
- 2 тапкыр каршылыкка менү
Профилактик чаралар вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 246 очрагын ачыклаган. Шулай ук исерек килеш идарә иткән өчен 7 машина йөртүче тоткарланган.
7 мартта, төн уртасы тирәсендә, Ленин проспектындагы 55 нче йорт янында юл-транспорт һәлакәте була - Шкода Рапид һәм BelgeeX70 автомобильләре бәрелешә. Рәсмиләштерү барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчедә исереклек билгеләре тапкан. Автоледига карата исерек хәлдә идарә иткән өчен административ беркетмә төзелгән. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
Руль артында игътибарлы булыгыз һәм кагыйдәләрне үтәгез!
Алинә Нәширванова. ЮХИДИ бүлекчәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы