Биредә авырлы һәм бала имезүче хатын-кызларга, аз керемле гаиләләрдән, СВОда катнашучылар гаиләләреннән, шулай ук ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга сөт продуктлары бушлай бирелә. Моннан тыш, теләге булганнар продукцияне сатып та алала.
- Сөт кухнясы продукциясенә ихтыяҗ зур, бөтен республика буенча тарату пунктлары ачылды. Октябрьскийда олылар өчен дә ризыклар җитештерелә башлады. Алар балаларга тәгаенләнгән азыклар белән бер цехта, бер үк стандарт буенча табигый чималлардан ясала. Бу продукциянең барлык санитар таләпләргә һәм кагыйдәләргә җавап бирүне, югары сыйфатын гарантияли. Шәһәрнең яңа төбәкләрендә яшәүчеләрдән аларга якын булган җирдә сөт кухнясы ноктасын ачу үтенечләре күп булгач, без бу мәсьәләне җентекләп тикшердек. Һәм әлеге урын кулланучылар өчен җайлы булыр, дигән нәтиҗәгә килдек, - дип белдерде бүлекчәне ачуда «Сөт кухнясы» республика учреждениесы директоры Эльдар Сайгафаров.
Сөт ризыкларын өләшү яңа пунктының эш тәртибе — дүшәмбедән җомгагача 10.00нан 19.00 сәгатькә кадәр. Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе продукцияне бушлай алучыларның беренче төркеменә, сишәмбе һәм җомга – икенчесенә ризыклар таратылачак. Кайсы төркемгә керүегез турында мәгълүматны бүлекчәнең үзендә белергә була.