Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк‑таянычы да ул. Ә илнең көче - яхшы гаиләдә.
Бүгенге тормышыбызда хатын‑кызның роле гаять зур. Нинди генә өлкәне алсак та, алар хезмәт салмаган урын юк, дисәк хата булмас. Моның өчен сезгә ихлас рәхмәтемне һәм тирән хөрмәтемне җиткерәм.
Кадерле ветеран хатын‑кызларыбызга, тыл хезмәтчәннәренә, әбиләребезгә аерым мөрәҗәгать итеп, тынычлык, игелек, нык сәламәтлек, якыннарыгызның кайгыртучанлыгын һәм ихтирамын даими тоеп яшәвегезне телим!
Ил өчен бу катлаулы вакытта Ватанны саклауга баскан махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә, әбиләренә, апаларына, хатыннарына һәм кызларына ышаныч, өмет һәм мәхәббәт юлдаш булсын, чөнки нәкъ менә шушы өч сыйфат сезгә һәм гаиләләрегезгә әлеге авыр чорны кичерергә ярдәм итә.
Алгы сызыкта батырларча сугышкан, ил мәнфәгатьләрен соңгы сулышына кадәр яклаган Ватанны саклаучыларның әниләре алдында түбәнчелек белән баш иям. Геройлар турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.
Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сез күпкырлы хезмәтегез белән җәмгыятебезнең рухи‑әхлакый нигезен тотрыклы итүгә, аны ныгытуга, шәһәр, республика һәм ил казанышларына зур өлеш кертәсез. Гаиләнең җылы учагын саклап та, җитештерү тармагында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп тә, сез соклану хисе тудырасыз, тирән ихтирам уятасыз.
Мөхтәрәм хатын‑кызлар! Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Нык сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан‑яңа уңышлар телим!