

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан шәһәрдә гомер итүче гүзәл затларның берсе Илмира Фәйзуллина белән таныштырасыбыз килә.
Һөнәрле киләчәк
«Балачактан ук актив, кызыксынучан кыз идем. 9нчы мәктәптә уку белән беррәттән сәнгать мәктәбенең скрипка сыйныфында, Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараеның «Гном» телестудиясендә шөгыльләндем, җырларга да яраттым», ‑ дип сүзен башлады гәзитебез кунагы.
Укытучылары моңлы тавышлы кызга музыкаль һөнәри белем алырга киңәш бирә. Ул хәтта шәһәрнең музыка көллиятенә тыңлауларны да уңышлы үтә. Әмма язмыш башкача хәл итә.
‑ Ул чорда бухгалтер, экономист, юрист һөнәрләре популяр иде. 9нчы сыйныфны тәмамлар алдыннан ахирәтләрем коммуналь‑төзелеш колледжының юридик факультетына имтиханнар тапшырырга барганда мин дә аларга иярдем. Сынауларны яхшы үтеп, вакытыннан алда ук без укырга керүчеләр исемлегендә булдык. Хәзер, еллар узу белән, шушы юлны сайлаганга сөенәм, чөнки бүгенге эшем күңелемә хуш килә.
Яраткан эш —
ярты бәхет
Урта‑һөнәри белем алган кыз читтән торып югары уку йортына керә һәм берьюлы суд приставлары хезмәтенә эшкә урнаша. Ары таба Октябрьский судына күчә, машбюро операторы булып хезмәтен башлаган тырыш якташыбыз судья ярдәмчесе вазыйфасына үрләтелә.
Илмира беренче остазлары Рәзилә Нәҗметдинова һәм Рәзилә Шәрифуллинаны ихлас рәхмәт сүзләре белән телгә алды: «Аларның чын һөнәрман гына түгел, ә игелекле, ярдәмчел, сөйкемле хатын‑кыз булып кала белүләре дә сокландырды».
2006 елдан башлап Илмира Альмир кызы «Октябрьский электр челтәрләре» җәмгыятендә эшли. Башта юрисконсульт булып хезмәт куя, аннары аны юридик бүлек җитәкчесе итеп тәгаенлиләр.
‑ Бу юлы да эшемдә җаваплы, намуслы кешеләргә тап булдым. Зур коллективның тырышып, бердәм булып эшләве өстенә, бергәләп бәйрәмнәрне күңелле итеп үткәрүләре минем өчен гаҗәеп күренеш иде. Хәзерге буын хезмәткәрләре дә элеккеге матур традицияләрне дәвам итәргә тырыша. Предприятие бүгенге вәзгыятьтән дә читтә калмый. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыябыз, аларның гаиләләренең хәлен белешеп торабыз.
Җәмәгать тормышы уртасында
Илмира Альмир кызы җәмәгать эшендә дә теләп катнаша. Ун ел Яшьләр советын җитәкли, инде дүрт тапкыр шәһәр Советы депутаты булып сайлана.
Яшьләр советы ул чорда аеруча актив була. Илмира Фәйзуллина үз тирәсендә шәһәр тормышына битараф булмаган, эшлекле яшьләр командасы туплый. Алар биһисап проектларны гамәлгә ашыра. Яшьләр сарае янында воркаут биләмәсе, Гагарин исемендәге паркта скейт‑мәйданчык, никахлашучылар агачы булдырыла, талантлар бродвее, ачык һавада кино карау, осталык дәресләре һәм башка бик күп чаралар оештырыла. Яшь шәһәрдәшләр төрле конкурсларда да уңышлы катнаша. Әйтик, республиканың иң яхшы яшьләр советы бәйгесендә призлы урын яулап, Дәүләт Думасына экскурсиягә баруга лаек була.
‑ Тормышымның ул чоры кызыклы вакыйгаларга бай булды. Без чыннан да шәһәр өчен файдалы эшләр башкару идеясе белән янып йөрдек, илһамланып, дәртләнеп эшләдек. Мин Октябрьский җанатары, туган шәһәрем белән горурланып яшим, ‑ дип сөйли Илмира ханым.
Шәһәр Советы депутаты буларак, ул халык белән очрашып, сорауларга җавап бирә, ярдәм итү юлларын эзли. Шулай ук партия проектларын күз уңында тота. Моннан тыш, Илмира Альмир кызы «Башкортстан татарлары милли‑мәдәни автономиясе»нең Октябрьский бүлегендә дә эшчәнлек алып бара.
Өстенлекләр куя белү мөһим
Әлбәттә, дөнья гел эш белән генә бармый. Һәр кеше өчен иң кадерле нәрсә ‑ ул гаилә. Аның җылысын берни дә алыштыра алмый. Мәкаләм герое да кадерле хатын, сөекле әни булуы белән бәхетле. Сүз уңаеннан, булачак тормыш иптәшен ул эшендә ‑ Октябрьский электр челтәрләрендә очрата.
Илмира Фәйзуллина татар халкының мәдәниятен, гореф‑гадәтләрен үз итә. «Монда нәнәемнең өлеше зур. Әйткәндәй, ул «Туган як» гәзитенең даими укучысы, якыннары турында чыккан мәкаләләрне кадерләп саклый. Безнең белән татарча сөйләшә, туган телебезне онытмаска өнди. Әнием өчпочмак, бәлеш, кыстыбый кебек милли ризыкларны әзерләргә өйрәтте. Кадерле кешеләремә барысы өчен дә бик рәхмәтлемен!»
Илмира ханым үз гаиләсендә алган тәрбияне, милли гореф‑гадәтләрне кызына да тапшырырга тырыша.
‑ Безне әтиебез сүзегездә торыгыз, кеше хәленә керә белегез, ярдәмчел булыгыз, дип өйрәтте. Намуслылык, хыянәт итмәү, кирәк чакта ярдәм кулы сузу ‑ гаиләбезнең мөһим кагыйдәләре. Якын кешемнең акыллы киңәшләре мине тормышта озата барып, авырлыкларны җиңәргә, үз юлымны табарга булышты. Ун ел элек аны югалтуны бик авыр кичердем... Хәзер үзем әни булгач, кызыма да шул төшенчәләрне аңлатам. Аның башка балалар белән җиңел уртак тел таба, дуслаша белүенә ихлас сөенәм, ‑ диде әңгәмәдәшем.
Илмира ханымнан уңышлы хатын‑кызның сере нәрсәдә, дип сорыйм. «Тормышта өстенлекләр куя белү мөһим. Эшне дә алып барырга кирәк, әмма хатын‑кыз асылын югалтырга ярамый, син ир хатыны, әни булуыңны онытмаска тиеш. Бөтен әйбердә тигезлеккә омтылу яхшы. Әлбәттә, бу авыр, дөнья көткәндә төрле хәлләргә очрыйсың. Ничек кенә булмасын, башны имичә алга барырга тырышам».
Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА