Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
4 март , 10:41

Җәяүле зыян күргән

Узган атнада Октябрьскийда 27 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән,  авариядә бер кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Җәяүле зыян күргән
Җәяүле зыян күргән

25 февральдә 39 яшьлек УАЗ 362233 машина йөртүчесе Фрунзе-Речная урамнары киселешендә алда хәрәкәт итүче Лада 219010 автомобиленә кадәр куркынычсыз араны сайламыйча, аның белән бәрелешә. Бәрелүдән Лада 219010 автомашинасын җәяүлеләр торган тротуарга алып ташлый. Аларның берсе — 46 яшьлек хатын-кыз төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла. Юл һәлакәте факты буенча административ тикшерү алып барыла.

Фото: Юл хәрәкәте хәвефсезлеге бүлегеннән.

Җәяүле зыян күргән
Җәяүле зыян күргән
Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас