Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
28 февраль , 12:20

Без — бердәм халык!

Ике төшенчә ‑ Халык­лар бердәмлеге һәм зур тату гаилә ‑ аерылгысыз. Безнең ил ‑ олы һәм ул күп милләтле дәүләт. Безнең һәрберебезнең туган‑үскән кече Ватаны, үз теле һәм дине, мәдәнияте һәм кавемнәрдән тапшырылган гореф‑гадәтләре бар.  

Без — бердәм халык!
Без — бердәм халык!

Уртак йортыбыз ‑ Русия. Тик аның җаны ‑ Башкортстан. Ул үзенең кунакчыллыгы, тынычлыкта һәм татулыкта яши белүе белән дан тота. Ә Башкортстанның йөрәге ‑ яраткан шәһәребез Октябрьский. РФ президенты һәм БР башлыгы игълан иткән Русия халык­лары бердәмлеге, шулай ук Башкортстан Республикасында Зур һәм тату гаилә елларының быел үзенең сиксәненче туган көнен билгеләп үтә торган шәһәр юбилее белән тәңгәл килүе аеруча игътибарга лаек. Әлеге вакыйгалар безгә тормыш кыйммәтләренең кадерен тагын да ныграк тоярга нигез булып тора.

Концерт «Халык горурлыгы - туган тел» дип аталды. Һәм бу исем очраклы гына сайланмаган, аның Халыкара туган тел көненә багышлануы да урынсыз түгел иде. Нәкъ менә телләрнең сакланышы, аларның җир йөзеннән югалмавы милләтләр язмышында зур роль уйный. Хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов концертка җыелган халыкны сәламләп, аларны туган телләрен сакларга һәм якларга чакырды. Шул очракта гына милләтләр юкка чык­маячак. Ә милләт булган җирдә дин, җыр‑моң һәм традицияләр, ә иң мөһиме, буыннар яшәячәк.   

Мәдәни кичәне шәһәрнең иҗат төркемнәре дәвам итте. Сәхнәдә бер‑бер артлы яңгыраган татар, башкорт, чуаш, мари, немец, рус җырлары, төрле милләт биюләре, гармун һәм курай моңнары көчле алкышлар белән озатылды. Һәр халыкның чыгышында чагылган дуслык, үзара хөрмәт һәм мәхәббәт, якты костюмнарда һәм уен коралларында тасвирланган гореф‑гадәтләр - болар барысы бергә илледән артык милләт исәпләнә торган Октябрьский халкының бербөтен гаилә булып яшәвен сурәтләндерде.

Илмира ГАЛИЕВА.

Автор:
Читайте нас