-2 °С
Болытлы
Теориядән соң балалар уен эстафетасында катнашты, анда светофор сигналларын, юлны кичү кагыйдәләрен һәм автомобиль салонында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Уен җитезлекне, фикерләү тизлеген һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре белән кызыксынуны үстерергә ярдәм итте.
Белгечләр ата-аналарга баланың яше һәм буена туры килә торган җайланмаларны кулланырга, сабыйларны автокреслоларга эләктерергә һәм аларны машинада караусыз калдырмаска кирәклеген искәрттеләр. Балалар иминлеге-өлкәннәр кулында!
Алинә Нәширванова.
Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы