

Шәһәр хакимиятенең архив бүлегендә сакланучы 1971 елгы фотосурәтләрне актарам.
Станок артындагы хезмәт ияләре, алга, яңа җиңүләргә әйдәүче транспарантлар тоткан хезмәт коллективлары, кулларына көрәк һәм себерке алып, коммунистик өмәләргә чыккан эшчеләр, сәхнәдә чыгыш ясаучы үзешчән артистлар... Аклы‑каралы фотосурәтләрдән документаль фильм караган кебек тоелды. Никадәр тарих, хатирә, шул ук вакытта күңелдә сагыш һәм җирсу хисләре уянды.
1971 елның март ае. Октябрьский ремонт‑механика заводының конструктор бүлегендә күчмә блоклы насос станцияләренең яңа конструкцияләре эшләнеп беткән чор. Алар теләсә нинди климат шартларында, хәтта аз кеше яшәгән районнарда да эшләү өчен махсуслашкан. Икенче фотода ‑ технолог В. Иванов, инженер‑конструкторлар В. Пронянова һәм М. Ульданов. Заводның конструктор бүлеге хезмәткәрләре нәкъ менә шул яңа эшләнмәләр ‑ насос станциясе блогы узелы турында фикер алышканда сурәтләнгән.
Беренче фотода: Анатолий Корниенко ‑ «Башремстрой» трестының төзелеш идарәсендә тугыз ел токарь булып эшләгән якташыбыз. Гади сурәт. Әмма кепкасын кыек салып, станок артында басып торучы Анатолий Емельяновичның җитди йөз чалымнары аның никадәр үз эшенә ихлас бирелгән совет чоры кешесе булуы турында сөйли.
Дүртенче сурәттә ‑ Евдокия Мызгаева. Аяк киемнәре фабрикасында эшләгән октябрьскийлыны, мөгаен, күпләр әле хәтерлидер. Евдокия Ивановна беренче тегү цехы начальнигы итеп 1959 елда билгеләнгән. Ул ‑ оста оештыручы. Аның кул астындагы команда бишьеллык планны күп тапкыр вакытыннан алда үтәп чыккан. Хезмәттән аерылмыйча якташыбыз җиңел сәнәгать техникумын тәмамлаган. Ул җитәкләгән беренче тегү цехы 1971 елда Коммунистик хезмәт ударнигы булып танылган.
Өченче фотосурәттә ‑ Тире эшкәртү заводы эшчеләре. Бөтенсоюз коммунистик өмәдә катнашкан хатын‑кызларның кулларында көрәк, өсләрендә сырган фуфайка, башларында гади шәл яулык. Ә йөзләрендә аларның ‑ шат елмаю.
Әлеге вакыйгалардан соң ярты гасырдан артык вакыт узган. Ә сурәтләрдәге октябрьскийлылар үзләренең позитивлыгын бүген дә безгә өләшә кебек...
Илмира ГАЛИЕВА