Җыелучыларны хакимият башлыгы Алексей Пальчинский сәламләде. Ул 2025 елда шәһәрдә нинди эшләр башкарылганын искә төшерде һәм 2026 елга планнар белән уртаклашты.
Алексей Евгеньевич бер төркем шәһәрдәшләргә хакимиятнең мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды. «ДорСтройРемонт» җәмгыятенең җитештерү буенча директор урынбасары Илфат Хәлиуллинга югары һөнәри осталыгы өчен Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.
Шәһәр Советы рәисе Андрей Купавых үз чиратында хезмәтчәннәрне Советның мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Берничә бүләкләнүче белән әңгәмәләшеп тә алдык.
- Бүгенге чара бик җылы мохиттә үтте. Шәһәр хастаханәсенең 3нче поликлиникасында шәфкать туташы булып эшлим. Хезмәт стажым – 33 ел. Коллективыбыз бик тату, хезмәттәшләрем – минем өчен бик якын һәм кадерле кешеләр, - диде Диларә Абзалова.
- Тугыз ел мәгариф бүлегендә хезмәтне саклаучы белгеч вазыйфасын башкарам. Шушы еллар дәвамында эшемдә һәрвакыт теләктәшлек тойдым, бернинди дә чишелмәгән мәсьәләләр булмады, -дип билгеләде Айгөл Әхтәриева.