Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
23 февраль , 09:01

Күңелләрне актарып, хатирәләр яңара...

Московка бистәсендә туып-үскән дүрт ир-егет бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында, Ватан мәнфәгатьләрен яклап, неонацизмга каршы көрәш алып бара  

Күңелләрне актарып, хатирәләр яңара...
Күңелләрне актарып, хатирәләр яңара...

Ватанны саклаучылар көне җитәрәк редакциягә Октябрьскийның Московка микрорайонында гомер итүче Зәкия Мөнирова килеп керде.

Кулларына зур кәгазь тоткан. Әмма ул гади кәгазь булып чыкмады. Ул ‑ стена гәзите икән. Шактый кулъязмалар, гәзит битләрендә басылган материаллар, төсле генә түгел, аклы‑каралы фотосурәтләрне дә сыйдырган зур картон битен кызыксынып күзәттек. Никадәр язмышлар! Кораллы низагларда ил сагына баскан якташлар!

‑ Мин озак еллар мәктәптә балаларга тарих һәм җәмгыять белеме укыттым. Кулына корал тотып, туган илне яклаган батырларны онытырга хакыбыз юк дигән принцип, мөгаен, шуннан килә торгандыр. Лаеклы ялга чыккач, янәдән Московкада яши башладым. Территориаль иҗтимагый үзидарә белән килешеп, үз бистәбездән Әфган, Чечня сугышларында катнашкан шәһәрдәшләребезне барладык. Бүгенге көндә Донбасс өчен бара торган махсус хәрби операциягә чакыртылган ир‑егетләребезне дә кайгыртып торабыз. Алар бездә дүртәү. Барысы да, Ходайга шөкер, исән‑саулар. Туганнары һәм гаиләләре белән элемтәдә торалар. Әле менә шушы көннәрдә генә бер солдатыбыз кыска вакытлы ялда булып китте. Московка халкы кулдан килгән кадәр хәрбиләргә гуманитар ярдәм оештыра, окоп шәмнәре ясый.

Борынгылар белеп әйткән: исәннәрнең кадерен белергә кирәк. Шул максаттан чыгып, мин ел саен Әфганда һәм Чечняда сугыш юлларын гизеп кайткан якташларымны барлыйм. Алар зур теләк белән элемтәгә чыга. Юк, мин аларны совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгарган көн белән тәбрик итмим. Алар өчен бу көн бәйрәм түгел. Гадәттә, сәламәтлекләрен сорыйм, тормыш ыгы‑зы­гысы турында сөйләшәбез. Ил сакчылары үзләрен онытмаган һәм хөрмәт белән искә алган өчен бик рәхмәтле. Арада инде вафат булган әфганчылар да юк түгел. Аларның тормыш иптәшләре һәм туганнары белән элемтәне өзмим.

Элекке хәрбиләребезне бер уй берләштерә: җир йөзендә тизрәк тынычлык урнашсын! Яшь буын, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнеп, үзлә­ренең иң якын кешеләрен якларга сәләтле булып үсеп җитсен ‑ менә шундый теләк белән яши алар. Ә бит бу теләкләр бик кыйммәтле һәм кадерле...

Әңгәмәдәшем Зәкия Хәким кызының шушы урында тавышы калтырап куйды. Күзләре сагышланды. Кызганычка, махсус хәрби операция шаукымы аның гаиләсен дә уратып узмаган. Бертуганнарының ике улы һәлак булган. Тагын икесе ‑ яу кырында.

Чыннан да бүген безнең барыбызны да бер максат берләштерә ‑ җир йөзендә гаделлек һәм дуслык урнашсын! Алар булганда гына аналар балалары, хатыннар ирләре өчен ут йотып яшәмәячәк. Бар җиһанда «Дуслык - безнең тормыш үзәге, дуслык - безнең тормыш бизәге» кебек бәхетле балачак шигырьләре яңгыраячак!

Илмира ГАЛИЕВА

 

Күңелләрне актарып, хатирәләр яңара...
Күңелләрне актарып, хатирәләр яңара...
Автор:
Читайте нас