Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
15 февраль , 07:19

Әфган җире... Истән чыкмый сугышы

15 февраль - совет сугышчылары Әфганстаннан чыгарылган көн.

Әфган җире... Истән чыкмый сугышы
Әфган җире... Истән чыкмый сугышы

Уелган җан ярасы

Үлем белән күзгә‑күз очрашып та исән калган, туган илгә әйләнеп кайткан солдатларның күбесе сугыш турында артык җәелеп сөйләргә яратмый. Йөрәк ярасын ачу ир‑егетләргә дә җиңел түгелдер шул.

Шәһәрдәшләребез, ике дус ‑ Фәнис Миңнуллин белән Нәзир Сафиуллин 1983 елның 30 сентябрендә армия хезмәтенә чакырыла. Автомәктәптә бергә укыган егетләр икесе дә Әфганда хезмәт итә.

‑  Катлаулы географик шартларда, җәй көнендә җир 40 градуска кадәр кызганда, ә кышын каты салкыннарда, һәр солдат көнкүрешен үзенчә корды. Мин - беренче, Нәзир икенче ротада. Палаткаларда яшибез. Сирәк кенә булса да очрашабыз, ике‑өч сүз белән туган якларны, туганнарны искә алабыз.

Әфганстанда яңгырлар сирәк була. Ләкин ява башласа, елгалар ярларыннан биш‑алты метрга кадәр күтәрелә. Тагын бер «үзенчәлеге» - шакаллар. Көндез дә, төнлә дә улыйлар, ‑ дип хәтерен яңартты әңгәмәдәшем. ‑ Нәзир, Ростов өлкәсендә өйрәнүләр узганнан соң, Кабул аша Джалиллабадка озатылды. Мин «учебка»ны Германиядә үттем.

Аз сүзле Фәнис үзе турында түгел, дусты Нәзир белән булган вакыйганы бәян итте. 

Панджшер операциясендә «дух»ларны эзәрлекләү һәм юк итү бурычы куела. Дошман минометлардан ут ача. Шул вакыт Нәзирнең аяк астына гына мина төшеп ярыла. Ходай саклагандырмы, әллә фәрештәләрме, контузия алса да бер генә җире дә яраланмый егетнең. Бер «двухсотый», ике «трехсотый», дип рация аша вертушка чакырталар. Ул килгәч, «Кая сезнең двухсотый?» - дип сорыйлар. «Әнә, йөгереп йөри», - дип Нәзиргә төртеп күрсәтәләр. Якташыбыз «Батырлык өчен» медале белән туган якларына кайта.

Сугышчан дуслар бүген дә аралашып яши. Волгоградта гомер итүче хезмәттәшләре Сергей Кваша да җәен кунак булып киткән. «Бер‑беребезне барлап, хәл‑әхвәл белеп тору, ярдәм кулы сузу - кешелеклелек. Шушы сыйфатларны халкыбыз югалтмасын иде,» ‑ диде Әфган сугышы ветераны.

Хатирәләр кабат яңарды...

Шәһәрдәшебез Рәфис Исхаков таш‑кыялар арасында урнашкан Әфган җиренә 1981 елның нәкъ башында ‑ 1 гыйнварында барып эләгә.

Серафимовкада туып‑үскән егет башта «учебка»ны Харьковта үтә, анда аны радио‑локация станция­се операторына укыталар. Ары таба Төркмәнстанның Каахка бистәсендә ике ай хәрби бурычны үтәгәннән соң, алар самолетта Кабулга төшә. Якташыбыз тиз арада радиотелеграфчы һөнәрен үзләштерә һәм радио‑техник баталь­он бүлегендә хезмәт итә.

- Операторлардан килгән мәгъ­лүматны команда пунктына җиткерә идек. Әфганстанның һава киңлеген сакладык, ‑ дип хәрбиләрчә кыска һәм төгәл җаваплады әңгәмәдәшем үзенең вазыйфасы турында.

Намуслы, тырыш егетне бүлек командиры итеп тәгаенлиләр.  Әти-әнисенә хәрби частьтән рәхмәт хаты җибәрәләр.

- Солдатлар белән кизү тордык. Командир булгач, смена алышынуына да җаваплы идем. Безнең позицияләрне берничә тапкыр утка тоттылар. Автоматлар кулыбызда булса да, атарга ярамый иде, чөнки якында гына җирле халык. Окопларда яшерендек. Кырыебыздагы десантчылар белән чагыштырганда, безнең хезмәт тынычрак булды, әмма җаваплылык та зур иде. Ике тапкыр колонналар белән Саланг тоннеле аша чыгып, Пули‑Хумрида урнашкан хәрби базада командировкада булдык. Кирәк‑яраклар, ягулык материаллары алып кайттык. Бәхеткә, дош-ман атакаларына эләкмәдек ‑ дип бераз ачыклык кертте ул.

Армиядә төрле милләт вәкилләре белән бергә хезмәт итә егет. Үзара яхшы мөнәсәбәттә булалар, бер‑берсенә ярдәмләшәләр.

- Бүгенге көндә бер ротадан булган якташым ‑ Учалы егете Газим Юнысов белән аралашабыз. Шәһәрдәге «әфганчылар», хәрби бәрелеш ветераннары белән очрашып торабыз, ‑ дип билгеләде гәзитебез кунагы.

Әфган җирендәге вагыйгалар якташыбызның күңелендә тирән эз калдыра. Ә иң аянычы - каһәрле сугышта ике туган абыйсы Илмир Исхаков һәлак була. Үлгәннән соң тапшырылган Кызыл Йолдыз ордены аның батырлыклары турында истәлек итеп саклана.  

Рәфис Рәшит улы туган якка 1982 елны кайта. УБРга бораулау­чы ярдәмчесе булып урнаша, аннары биредә күтәргеч агрегаты машинисты булып эшли, хәзер инде хаклы ялда. Тормыш иптәше белән ир бала тәрбияләп үстергәннәр, онык­лар сөю бәхетенә ирешкәннәр.

Илебездә барган вәзгыятькә битараф калалмый ветеран. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда кулыннан килгәнчә булыша. «Тизрәк сугыш бетсен, егетләребез туган якларына җиңү белән кайтсын иде. Ветеран хезмәттәшләремә тазалык, тыныч аяз күк йөзе телим», ‑ дигән теләктә саубуллашты кунагыбыз.

Гүзәл ЗАКИРОВА,
Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА

Әфган җире... Истән чыкмый сугышы
Әфган җире... Истән чыкмый сугышы
Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас