Шул уңайдан аферистлык очракларын кисәтү максатыннан «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалында полиция хезмәткәрләре белән очрашу узды.
Тәртип сакчылары безнең шәһәрдә дә СВОда сугышканнарның туганнарын алдау очраклары теркәлгәнен белдерде. Соңгысында - алдакчылар хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган яугирнең әнисеннән 5,5 млн сумнан артык акча урлаган.
Олы кайгыдан зиһене томаланган ананы аферистлар таныш схемалар буенча «эшкәрткән». Төрле оешмалар исеменнән элемтәгә кереп, алар ханымның акчасын янәсе «куркынычсыз» исәпкә күчертүгә ирешә.
«Мошенниклар авырткан ноктага суга ‑ кайгыга калганнарның хисләре белән уйный. Андый вакытта кешенең критик фикерләү сәләте югала, ул шалтыратучының сөйләгәненә сукырларча ышана һәм алдакчыларның күрсәтмәләрен үти. Дәүләт структурасы беркайчан да шалтыратып, СМС‑кодлар әйтүне сорамый. Хәрби бүләкләр һәм акчалата түләүләр белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча сез «Ватан сакчылары» фондына яисә хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә аласыз.
Бигрәк тә өлкән кешеләр һәм яшьләр арасында мошенниклар актив эшли. Соңгы вакытта, акчага кызыгып, аферистлар тәкъдиме белән хокук бозган яисә моңа әзерләнгән үсмерләр кулга алынды. Былтыр берничә студент хәрби комиссариат бинасына һөҗүм итәргә тырышты, аннан алда бер яшь кеше Туймазы районындагы тимер юлда реле шкафын яндырды.
Өлкәннәрне исә күпчелек «куркынычсыз» исәпкә акча күчерү сылтавы белән алдыйлар. Исегездә тотыгыз: бернинди «куркынычсыз» исәпләр юк. Әгәр якыннарыгызның үз‑үзен тотышы үзгәрсә, бурычка яисә үзенең банк хисабыннан зур сумма акча алырга тырышса, димәк, монда мошенниклар эш итә. Андый чакта җентекләп сораштырырга, телефон яисә компьютердан язышуларын карарга оялмагыз. Шул рәвешле сез аны уйланмаган гамәлләрдән һәм күңелсез нәтиҗәләрдән саклап калачаксыз», - дип игътибарны җәлеп итте полиция хезмәткәрләре.