Мондый зур эшкә алыну мөмкинлеген «Тормыш өчен инфраструктура» милли проект һәм «Уңайлы шәһәр мохите тудыру» төбәк проекты кысаларында «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруның иң яхшы проектлары» Бөтенрусия конкурсында җиңү яулаган проект тудырды
Башкортстан шәһәрләрен һәм авылларын үстерү институты тарафыннан эшләнгән проект буенча шәһәрдәшләр бер тапкыр гына фикер алышмады. «Кайнар» дискуссияләр вакытында туган идеяләр йомгаклау проектында чагылыш табарга тиеш булса да, сишәмбе көнне хакимиятнең утырышлар залында узган тәкъдир итү вакытында сызымнарда шактый дәгъвалы моментлар булуы ачыкланды.
Музыка көллияте каршындагы мәйданда беренче чиратта фонтан яңартылачак. Нәкъ менә ул чарада катнашучыларда төрле фикерләр уятты да инде.
- Фонтан - безнең өчен җәлеп итү ноктасы. Ул якты, матур, күңелле булырга, аны күргән кешенең йөзендә шатлык балкырга тиеш. Шуңа күрә мин аны бөтен эстетик таләпләргә туры килә торган фонтан итеп күз алдыма китерәсем килә, - дип ассызыклады киңәшмә белән рәислек иткән хакимият башлыгы Алексей Пальчинский.
Башкортстан шәһәрләрен һәм авылларын үстерү институты белгече Егор Попов фонтан проектын төзегәндә, аның башлангыч кыяфәтен торгызырга тырышулары, шул ук вакытта яңалыкларга да урын бирелүе турында сөйләде.
Белгечләр алда торган эшләр турында озаклап фикер алышты. Музыка көллияте бинасы артында сәхнә, ял итү һәм очрашу өчен күп функцияле мәйданчык төзеләчәк. Импровизацияләнгән сәхнә ясалачак тутыкмый торган материал да күпләрдә сорау тудырды. Зыян салмаслармы? Бездә бит «үзем тапкан мал түгел, әтинеке жәл түгел» принцибы белән яшәүче затлар хәттин ашкан.
Проектта каралган чараларны тормышка ашырганда, аз мобильле һәм күрү сәләте начар булган шәһәрдәшләр өчен уңайлы мохит тудыру соравын да уңай хәл итәргә туры киләчәк. Аны шәһәр прокуратурасы шәхси контролендә тота, дип белдерде хакимият белгечләре.
Ничек кенә булмасын, республика архитекторлары ясаган проект буенча фикер йөртсәк, шәһәр халкының тыныч ял зоналары, яктыртылган сукмаклар, таганнар, вазоннар, инеш янында дым яратучы үсемлекләр, декоратив коймалар һәм башкалар белән тәэмин ителгән төзек, яшел һәм зәвыклы иҗтимагый территориягә ия булачагы көн кебек ачык.
- Алда - зур һәм җаваплы объект. Һәм безгә ялгышырга ярамый. Юл куелган аз гына хата һәм төгәлсезлек тә бөтен эффектны юкка чыгарачак, - дип тагын бер кат басым ясады хакимият башлыгы Алексей Пальчинский.
Илмира ГАЛИЕВА