Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 февраль , 18:18

Ленин проспектында – яңа светофор

Шәһәрнең Ленин проспектындагы 50нче йорт янында светофор кую турындагы карар шәһәр халкының күпсанлы мөрәҗәгатьләре нигезендә Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә кабул ителде.  

Ленин проспектында – яңа светофор
Ленин проспектында – яңа светофор

Светофор режимы - җәяүлеләр режимы өчен билгеләнгән. Әйтик, кеше төймәгә беренче тапкыр басса, светофор җәяүлеләр өчен 15 секундка яшел сигналны кабыза. Әгәр бер җәяүле артыннан икенчесе килеп төймәгә кабат басса, дүрт минут көтәргә туры кирәчәк, шуннан соң светофор үзе автомат рәвештә яшел сигналны кабызачак. Моның өчен өймәгә кабат басу таләп ителми.

Мондый көтеп тору режимы бик мөһим, чөнки Ленин проспекты - шәһәрнең зур транспорт агымы булган үзәк урамы, һәм биредә бөкеләр булдырмау төп шартларның берсе.

Автор:
Читайте нас