Безнең шәһәрдә
6 февраль , 06:26

Сыйфат өчен җавап бирә

Автомат рәвештә идарә ителә торган югары технологияле станоклар белән идарә итүче 3 разрядлы оператор Ринат Садыйков «Пакер» фәнни-җитештерү оешмасында 26 ел эшли. Компания җитәкчелеге хезмәткәрнең алыштыргысыз икәнен ассызыклый, ә профессиональлеген яшьләргә үрнәк итеп куя.

Сыйфат өчен җавап бирәСыйфат өчен җавап бирә
Сыйфат өчен җавап бирә

 

- Мин гомер буе станок артында, - ди Ринат Әсгать улы, елмаеп.

Октябрьскийга ул гаиләсе белән Казахстаннан 1999 елда күчеп килә. Башта аяк киемнәре тегү фабрикасында эшли, аннары «Пакер»га урнаша.

- Миңа шунда ук барысы да ошады. Компания яшь, перспективалы. Бары берничә станок кына тора, ләкин ул вакытта ук алда «Пакер»ның киләчәге зур икәне аңлашыла иде. Биредә бөтен хезмәт, җитәкчелек нәтиҗәгә юнәлдерелгән. Хәзер егәрлек артты, станоклар да күп. Барлык җиһазлар да заманча, һәрвакыт яңага өйрәнергә кирәк, һәм миңа бу ошый, — ди «Пакер»ның иң тәҗрибәле хезмәткәрләренең берсе.

Даими белем алуга Ринат Әсгать улы тормыш зирәклеге белән карый: «Гомерең буена белем ал!». «Пакер» да яңа эш башлаучылар һәм практикантлар өчен остазның үз сыйфат билгесе - шәхси тамгасы бар.

— Шикләнмәгез, мин үз детальләремнең сыйфаты өчен һәрчак җавап бирәм, - ди Ринат Садыйков.

Сүз уңаеннан, җаваплы һәм җентекле хезмәткәр Ринат Әсгать улы гадәти булмаган шөгыль сайлаган. Эштән буш вакытта ул диңгез суднолары модельләрен җыя. Эш күп вакыт, осталык таләп итә.

Материал «Пакер» җәмгыятеннән.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас