Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 февраль , 17:07

Биш кеше җәрәхәтләнгән

Кичә, 5 февральдә, иртәнге сәгатьләрдә, Кооператив урамындагы 114 нче йорт янында 4 машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, анда 5 кеше җәрәхәтләнгән.  

Биш кеше җәрәхәтләнгән
Биш кеше җәрәхәтләнгән

Якынча мәгълүматларга караганда, 26 яшьлек машина йөртүче Лада Приора автомашинасы белән Кооператив урамы буйлап Туймазы шәһәре ягына хәрәкәт иткәндә каршы полосага чыккан һәм Рено Аркана белән бәрелешкән.  Нәтиҗәдә Рено  Чери автомашинасына барып бәрелә. Ә Тойота Аурис маркалы авто Лада Приора белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Рено Аркананың  4 пассажиры һәм Лада Приора машина йөртүчесе төрле җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән. Юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартлары ачыклана.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрнең игътибарын җәлеп итә: кышкы юлларда каршы як юлга чыгу аркасында килеп чыккан аварияләр саны сизелерлек арта. Бозланган һәм кар баскан урыннарда теләсә нинди артык тизлек, кискен маневр һәләкәткә  китерергә мөмкин.

Машина йөртүчеләрдән сәфәрләрне алдан планлаштыруларын, тизлекне киметүләрен, куркынычсыз дистанцияне тотуларын сорыйбыз.

Алинә Нәширванова.

Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең БДД пропагандасы буенча инспекторы.

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас