Шәһәрнең административ үзәге башта Совет мәйданында урнашкан булган. Нәкъ менә монда хезмәт ияләренең бәйрәм демонстрацияләре узган. Шуңа бәйле рәвештә, 1949 елда нефтьчеләр һәм шәһәр төзүчеләре мәйданда «Хезмәт батырлыгы маяклары» стелласы урнаштырылган.
Стела инженер Вайцман эскизы буенча төзелгән, ә аны Николай Осокин төзүчеләрнең һәм бораулаучыларның хезмәтен чагылдырган барельеф белән бизәгән. Тимер-бетон монолит колонна 6 метр югарыга күтәрелә һәм 3 йолдыз белән төгәлләнә. Һәр йолдыз «бораулау, нефть чыгару, төзелешне» символлаштырган. Социалистик йөкләмәләрне һәм нормативларны үтәгән саен йолдызлар кабынган.
Стела янында производство алдынгылары, туй көнендә яшь пар фотога төшкән.
1991 елда стеланы реконструкциялиләр. 55 еллык юбилее хөрмәтенә «Октябрьский шәһәренә нигез салучылар» һәйкәле барлыкка килә. Барельефларда шәһәрне данга күмгән хезмәт кешеләре – төзүчеләр һәм нефтьчеләр: Куприянов, Нифонтов, Нуркаев, Белоглазов сурәтләнгән.
Иҗатчылар Сәгыйть Сабирьянович Насретдинов, Анрей Владимирович Кытин, Андрей Михайлович Запевин истәлек һәм ихтирам күрсәттеләр. Стелага саклауга Октябрьскийда яшәүче киләчәк буыннарга васыять хаты белән капсула да салып калдырганнар. Текстның күчермәсе тарих-туган якны өйрәнү музее архивында саклана.
Традиция буенча, ел саен, шәһәрнең туган көнендә – 1946 елның 5 апрелендә, Совет мәйданында стела янында беренче нефтьчеләрнең һәм төзүчеләрнең батырлыкларына хөрмәт йөзеннән тантаналы митинг уза.