Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 февраль , 16:55

Кеше-легенда

Быел шәһәребез үзенең 80 еллык юбилеен билгели. Октябрьский нефть ятмасын ачу нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Юбилей елында без нефть тармагын үстергән һәм эшләгән кешеләрне рәхмәт белән искә алабыз.

Кеше-легенда

Социалистик Хезмәт Герое, Октябрьский шәһәренең Мактаулы гражданины, Башкорт АССРның атказанган нефтьчесе, СССРның Мактаулы нефтьчесе Ләйлә Ханиф кызы Мәрданшинаны нәкъ менә шулай тасвирлап була.

Ләйлә Ханип кызы «Туймазанефть» нефть — газ чыгару идарәсендә 40 елдан артык эшләде, үзенең иң яхшы сыйфатларын-тырышлык, сабырлык, тәвәккәллек һәм җаваплылык күрсәтте. Ләйлә апаны безнең шәһәрдә бөтен кеше белә иде.

Ләйлә Мәрданшина Туймазы хезмәт юлын 1946 елда башлый. Нефть һәм газ чыгару буенча оператор һәр скважинага җәяү барып җитә. Бәләкәй генә буйлы кызның бу эшне башкарып чыга алачагына шикләнеп тә куя җитәкчесе. Әмма ул сынатмый, эш гамәлләрен тиз төшенеп, 47нче елдан инде оператор вазыйфасына билгеләнә. Аның биографиясеннән бер кызыклы факт: Ләйлә Мәрданшина «Туймазынефть» трестының 2нче промысласында 702 скважинаны хезмәтләндерә. Бу скважина Төрекмән микрорайоны янында урнашкан. Ул хәзер дә эшли, нефть чыгаруын дәвам итә.

 

Яшь белгечләргә иң катлаулы участокларын бирәләр, ләкин ул барлык авырлыкларны да бик тырышып җиңә. Беренчеләрдән булып күп скважиналы хезмәт күрсәтүгә күчте. Ай саен нефть һәм газ чыгару планын 103-104% ка үтәгән.

Озак еллар «Туймазынефть» идарәсендә нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшләгән производство алдынгысы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Ләйлә Хәнип кызы күп сандагы хезмәт орден-медальләре, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Аңа нефть һәм газ сәнәгатен үстерүдә ирешкән уңышлары өчен СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән. Фидакарь эшчәнлек чорында ул яңа техниканы үзләштерү буенча иң җаваплы йөкләмәләрне башкарган. Шулай ук  нефть чыгару өлкәсендәге хезмәтләре «Урак һәм Чүкеч» алтын медале, Ленин һәм «Почет билгесе» орденнары, «Хезмәт отличиесе өчен» медале, «БАССР Атказанган нефтьчесе», «СССР Мактаулы нефтьчесе»исемнәре белән бүләкләнгән.

Аның участогындагы берничә чыганакта радиодиспетчерлаштыру тәҗрибәсе үткәрелгән. Ул нефтьне автомат рәвештә чыгаруны гамәлгә куйган, промыселны күпскважиналы хезмәтләндерү башлангычын керткән.
Ләйлә Мәрданшинаның исеме СССР Югары Советы Президиумында да, нефть сәнәгате Министрлыгында да, һөнәри берлекләренең үзәк Советында да яхшы таныш була, танылган шагыйрьләр аңа үзләре иҗат иткән матур әсәрләрне, ә планетаның беренче космонавтлары имзалы фотосурәтләрен бүләк итә.

Ләкин легендар якташыбыз хезмәт батырлыгы белән генә билгеле түгел. Ләйлә Мәрданшина үз эшенең профессионалы буларак та, җәмәгать эшлеклесе буларак та, яраткан шәһәре Октябрьскийда лаеклы яшәүче һәм патриот буларак та танылды.

Юбилей елында «Нефтяник» паркында «Шәһәр нефтьчеләренең хезмәт батырлыгы» һәйкәле янәшәсендә Социалистик Хезмәт Геройлары Ричард Хәйрулла улы Аллаяров, Тимербулат Миңнехан улы Вилданов, Степан Иванович Кувыкин, Иван Дмитриевич Куприянов, Ләйлә Ханип кызы Мәрданшина, Дмитрий Иванович Михайлов, Иосиф Болеславович Поляковский хөрмәтенә аллеяга нигез салыначак.  Бу безнең атаклы якташларыбыз турында истәлек, ул буыннан-буынга тапшырылачак.

 

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас