Төп вакыйгалар:
- Ике һәм аннан күбрәк транспорт чарасы бәрелешкән 6 очрак;
- Туктап торган транспорт чарасына 6 бәрү;
Бер тапкыр каршылыкка менү, бер хайванны бәрдерү очрагы теркәлгән.
Шулай ук профилактик чаралар барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 213 очрагын ачыклаган. Исерек килеш идарә иткән өчен 4 машина йөртүче тоткарланган.
2026 елның 28 гыйнварында Самара-Уфа-Чиләбе трассасының 1287 чакрымында 64 яшьлек УАЗ 390945 автомобиле йөртүчесе борылмада юл бирмәгән һәм Man автомобиле белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә УАЗ пассажиры — 34 яшьлек ир-ат зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча административ тикшерү алып барыла.
Алинә Нәширванова,
Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең БДД пропагандасы буенча инспекторы.