

Матур гадәткә кергән чарага 10 елдан алып 45 елга кадәр тату гомер кичергән гаиләләр - Кутузовлар, Карпенко, Кольцовлар, Сәгадиевлар, Дмитриевлар, Кәримовлар җыелды.
Шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов «Гаиләләр парады»н ачып, түгәрәк даталарын билгеләүче парларны котлады.
Ары таба алып баручылар тантана сәбәпчеләре белән якыннан таныштырды. Тәүге гаилә - ун ел бергә яшәүче Анна һәм Антон Кутузовлар. Бу никахны аккургаш яисә рауза туе дип атыйлар. Аккургаш - сыгылмалы металл, шуңа күрә бу чорда ир белән хатын бер‑беренә юл куярга, төрле хәлләрне җиңелрәк чишәргә өйрәнә, дип санала. Ике кыз үстерүче пар никахларын тагын та ныгытып, шәһәр юбилярларының мактау китабына имзаларын куйды.
Зал түренә 15 ел бергә гомер кичергән Оксана һәм Дмитрий Карпенко (сурәттә) чыкты. Ул никах бәллүр туй дип йөртелә. Бу атама мөнәсәбәтләр сафлыгын, чисталыгын күрсәтә һәм гаилә ныклыгын чагылдыра.
«Төзелеш техникумында укыганда таныштык, мин дүртенче курска күчкән идем, Оксана беренче курска килде. Аны бер күрүдә үк ошаттым, дүрт ел күрешеп‑очрашып йөрдек. Ул укуын тәмамлагач, гаилә корып җибәрдек. Хәзер инде өч бала тәрбиялибез», ‑ дип танышу тарихын искә төшерде Дмитрий Сергеевич.
35 ел дәвамында зурайган, ныгыган гаиләне ташкынлы‑өермәле тормыш диңгезендәге мәрҗән утравына тиңлиләр. Мәрҗән туйларын билгеләүче Кольцовларга узган гомернең һәр мизгеле кадерле, якын. Уртак дуслары арасында танышкан Марина һәм Алексей, ярты ел очрашып йөргәч, никахларын терки. «17 августта туй үткәреп, ике көн бәйрәм иттек. Аннан соң телевизорны кабызган идек, гаҗәпләндек, илдә кискен борылыш бара икән, Мәскәүдә танклар. Туебыз шулай тарихи вакыйгалар белән дә хәтердә уелып калды. Ә инде бәхетле гаилә серенә килгәндә, ул бер‑береңне ишетә, тыңлый, аңлаша белүдә, ышанычта. Үзенчәлекле улыбыз гаиләне тагын да берләштерде һәм ныгытты», ‑ диде Кольцовлар. Сүз уңаеннан, бу көнне туган көнен билгеләүче Алешалары шәһәр инвалидлар җәмгыяте тарафыннан оештырылучы төрле чараларда актив катнаша, үзенең оптимизмы һәм тормыш энергиясе белән күпләрне сокландыра.
Рубин туй вәкилләре - Зинаида һәм Валерий Сәгадиевлар, Зинаида һәм Виктор Дмитриевлар. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән.
40 ел үтсә дә, бу гаиләләр бер‑берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп гомер кичерә. Сәгадиевлар өч кыз тәрбияләп үстереп, оныклар сөю бәхетенә ирешкән. Дмитриевлар исә иҗади гаилә булып чыкты. Зинаида Васильевна кызы белән бергә тантанага җыелучыларга җыр бүләк итте.
Ниһаять, зал түренә иң өлкән пар чакырылды. Рима һәм Рузил Кәримовларның гаилә коруларына ‑ 45 ел. Бу дата зәңгәр якут туй дип атала. Зәңгәр якут ‑ сөю‑тугрылык, акыллылык билгесе, бу асылташ һәртөрле мәкерлектән саклый, диләр. Ярты гасырга якын кулга‑кул тотынып атлаган парлар да бер‑берсенә терәк‑таяныч булырга өлгерә, бер‑берсен яклый‑саклый. Кәримовлар ул һәм кыз үстергән, йорт салып кергән.
‑ Тормышта сабырлык, намуслык, бер‑береңә ярдәмләшү мөһим. Бүгенге көнгә матур гаилә традицияләре дә барлыкка килде. Мәсәлән, ял көннәрендә мунча ягам, балалар, оныклар килә. Бергәләп табын артында җыелабыз. Рима аш‑суга оста, үзебезнең татар милли ризыклары белән сыйлый. Шулай итеп, кечкенә бәйрәм оештырабыз, ‑ дип уртаклашты Рузил Кәшфил улы.
‑ Буыннар арасында бәй‑ләнеш өзелмәсен, оныклар әби‑бабайларын белсен, ‑ дип яшьләргә теләкләрен җиткерде Рима Сәгыйтьҗан кызы.
Бу фикер белән килешми мөмкин түгел. Халкыбызның гореф‑гадәтләрен онытмаган, буыннар чылбыры нык гаиләләр тормышта югалып калмыйча алга атлый, аларның нәсел киләчәге дә өметле.
Чара ахырында юбилярлар туганнарының, якыннарының тәбрик‑ләүләрен кабул итте. Бу матур көннең якты хатирәсе итеп, һәр гаиләгә бүләккә тантанадан фотосурәт тапшырылды.
Октябрьскийның 80 еллыгы уңаеннан шәһәрне үз хезмәте, казанышлары белән таныткан гаиләләрне хөрмәтләү дәвам итәчәк.