Безнең шәһәрдә
29 Января , 04:30

Юл куркынычсызлыгы-ул һәркемнең җаваплылыгы

Бердәм юл йөрү көне кысаларында 8нче шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре 3нче гимназиянең 7нче сыйныф укучылары өчен «Юл кагыйдәләрен белүчеләр» мәгълүмат сәгате үткәрде. Чараның максаты - юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру.  

Юл куркынычсызлыгы-ул һәркемнең җаваплылыгыЮл куркынычсызлыгы-ул һәркемнең җаваплылыгы
Юл куркынычсызлыгы-ул һәркемнең җаваплылыгы

 

Алып баручылар балаларга юл билгеләре һәм юл хәвефсезлеге, ни өчен кагыйдәләрне һичшиксез белергә һәм үтәргә кирәклеге турында сөйләделәр.

 

Гимназистлар өчен шулай ук «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Автобус», «Светофор» кебек танып-белү конкурслары үткәрелде. Балалар табышмакларга җаваплар эзләде, юл билгеләренең кайда булуын аңлатты. Балалар барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәде һәм өстәмә белем алды.

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас