Безнең шәһәрдә
28 Января , 06:11

Еллар җуймаган эчке матурлык

Гайнетдин абзый белән Мәүгыйдә түтәй тулган айдай түгәрәк, ап-ак йөзле булып туган кызчыкларына озак карап торалар. Ир белән хатын зәмһәрир суык иртәдә якты дөньяга аваз салган нарасыйны ак сирень чәчәгенә охшата ахры, Сиринә дип исем кушалар

Еллар җуймаган эчке матурлыкЕллар җуймаган эчке матурлык
Еллар җуймаган эчке матурлык

Нарыш бистәсендә гомер иткән сигез балалы гаиләдә ул алтынчы сабый булып туа. Нигездә тынычлык хөкем итә. Алай гына да түгел, үзгә бер аһәңлек белән аңкып торган йортта бер‑берсенә авыр сүз әйтү, тавышны күтәреп дәшү кебек тискәре һәм күңелгә ятышсыз гадәтләр күзгә чалынмый.

Бала‑чаганың төрле вакыты була, гел яхшы, гел тәртипле генә яшәп бетеп булмый. Улының яки кызының кырын эшен белеп алган Гайнетдин абзый, аны үз янына дәшеп ала, ипле һәм үтемле тел белән акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә. Балалар шулкадәр әтиләренә тартылып үсә ки, җитлегеп килгән кызлары да хәтта аның белән «шәхси» темаларга киңәш‑табыш корырга кыенсынмый. Мондый ышанычлы мөнәсәбәт, тәрбияви гадәтләр күңелләргә үзара кадер‑хөрмәт орлыгын сала, олыларны санларга, кечеләрне якларга өйрәтә.

Гаиләдә төп тәрбия чыганагы, әлбәттә, хезмәт була. Йорт‑җир эшләрен балалар кече яшьтән үк башкарып, чыныгып үсә.

‑  Һәркайсыбызның үз түтәле бар иде. Һәркем үз эшен белеп башкарды. Башкача мөмкин дә түгел. Әтки 72 сум акча алып эшләде. Аның яртысы заем түләргә китте. Без үскәндә бит анысын да су буе кадәр озынлыктагы исемлек белән тараттылар. Шуңа күрә артык иркәләнеп ятмадык. Үсә бардык, үз юлыбыз белән чыгып китә тордык, ‑ дип сөйли Сиринә Хәсәншина.

Балачактан ук чая һәм кыю булып үсә ул. Мәктәптә бары тик яхшы билгеләргә генә укый. Гаиләсенең ат асраган көннәрен якташыбыз әле дә сагынып искә ала. Үз яшьтәшләрең ‑ күрше‑тирә малайлар белән төннәрен яланга чыгып, учак ягып, таңга кадәр ат көткән вакытларны онытып кара син?! Никадәр романтика!

‑  Һәр дәвернең үз кыенлыклары, үз мәшәкатьләре бар, шул ук вакытта күңелдән мәңге китмәс, еллар узып та сагынып, елмаеп искә ала торган күңелле һәм рәхәт вакытлар да була... ‑ Сиринә ханымның күзләрендә нурлар биешеп алды.

Батыр кыз эшнең дә ирләргә хас булганын сайлый ‑ 16 яшендә токарь һөнәрен үзләштерә, кайчандыр шушы җирләрдә булган трактор заводында хезмәт юлын башлап җибәрә. Әти‑әнисен шаккаттырып, үз куллары белән тәрәзә гардиннарына кадәр ясап элеп куя.

‑  Хезмәт хакы алып эшли башлагач бик тә матур түфли алып киясем килде. Әнидән рөхсәт сорадым. Теләгем тормышка ашты ‑ ап‑ак түфли сатып алдым. 16 сумга! Су колонкасы урамда. Өр‑яңа түфлиемне киеп, көн озыны су ташыдым. Ихатада бер генә буш савыт та калмады, ‑ дип көлә‑көлә хәтер йомгагын сүтә гәзитебез кунагы.

Сөйкемле, ярдәмчел, хезмәт сөючән, уңган һәм булган кыз баланың бәхете аягына уралырга тиеш тә бит... Тик язмыш сынау­лары агач башыннан йөрми шул, адәм башыннан йөри.

Урта Азиягә чыгып киткән апасы янына кунакка барган Сиринә менә шул чит‑ят җирләрдә үз язмышын очрата да инде. Әмма ул вакытта беренче саф хисләрдән исергән кыз бала әлеге язмышның гомерлек ялгышка һәм сагышка әвереләчәген күз алдына да китерми.

Ике яшь йөрәк кавыша. Кыз йортында никах укыла. Ир белән хатын Таҗикстанда мөстәкыйль тормыш башлый. Гаиләдә бер‑бер артлы ике ир бала туа. Аларга Ариф һәм Ирек дип исем кушалар. Өченче тапкырга авырга калган хатынның игез кызлары ‑ Руфина белән Регина якты дөньяга аваз сала. Яшә бит инде нарасыйларыңны яратып, алма кебек хатыныңны саңга сугып, ә юк. Адәм баласына һаман нәрсә дә булса җитми, нәфесне тыя белми. Аракы белән дус булган ир хыянәт итүдән дә, хатынына кул күтәрүдән дә читенсенеп тормый.

Алты елдан соң Сиринә балаларын алып туган якларына кайтып төшә. Бер елдан соң гаилә башлыгы да офыкта пәйда була. Ышандыра. Тәүбә итә. Ант эчә. Күндерә... Хатын‑кыз колагы белән ярата диюләре шушы буладыр инде. Хәсәншиннар бәхет эзләп Якутиягә чыгып китә. Әмма, кем әйтмешли, бөкрене кабер генә төзәтә.

Чит җирләргә килеп төшкән ишле балалы гаилә үз тормышын кечкенә бер вагонда башлый. Беренче мәлләрдә юынырга да, ашарга да урын булмаган вакытларны шаккатып искә ала Сиринә апа. Ул нарасыйларына әти дә, әни дә була. Эшкә кара янган күз төпләре белән бик еш барырга туры килгән хатын түзә, сабыр итә. Балаларын җил‑яңгырдан саклап, янәдән гаилә корабын үз иңнәрендә тартып, тормыш диңгезеннән йөзәргә мәҗбүр була.

Кайчандыр әтиләре, Гайнетдин ага, сигез баласын күзәтеп, болай дигән: «Иң тырышы, иң чыдамы ‑ Сиринә». Хакта да, дөньяның авыр сынауларына бирешмичә, баш имичә, алга, яктыга атлый ул. Тимерне кайсылай кирәк шулай бөгеп, төрле сыннар ясаган хатын‑кыз ничек инде тормыш сынаулары каршында югалып калсын ди?! Үз тырышлыгы белән ул йорт‑җир булдыра. Балалары хезмәт сөеп үсә. Укыйлар. Гаилә корып, үз көннәрен үзләре күрәләр.

Егерме елдан соң Сиринә Хәсәншинаның, ниһаять, күзе ачыла. Ул тиран иреннән аерыла. Әмма соры кортны хәтерләткән ир гаиләсен тынычлыкта калдырырга бер дә ашкынып тормый. Элеккеге хатынына көн күрсәтми. Менә шундый очракларның берсендә якташыбыз ныклы карарга килә: туган‑үскән якларга китәргә. Җыяр ризыгы аны әти‑әнисе нигезенә алып кайта.

Сиринә апа төп йортта төпләнә. Һәм өр‑яңадан тормыш көтә башлый. Еллар узып туза төшкән өйгә янкорма төзетә, аны заманча яхшы итеп эшләтә. 77 яшьлек якташыбызның киләчәккә корган планы да юк түгел ‑ веранда тергезү.

‑  Гаиләбез зур. Әле менә җәен кунаклар көтәм. Һәркемгә уңайлы һәм рәхәт булсын дип тырышам, ‑ диде Сиринә Гайнетдин кызы.

Шәһәрдәшебез зур бакча тота. Виноград, абрикос, слива, зелпе, груша агачлары җимешне мулдан бирә. Яшелчә үрентеләрен дә ул үзе үстерә. Кош‑корт тоткан вакытлары да булган. Аның каравы ул бүген дә культиваторны бик оста тота. Бакчасын үз куллары белән эшкәртә. Хәтта бәрәңгесен дә күмеп чыга.

‑  Хәрәкәттә‑бәрәкәт. Әтки: «Яшь чагында вакыт уза ул, гомер көзе бәрәкәтле булсын», ‑ дип гел әйтә иде. Чыннан да шулай икән. Булганына шөкер итеп яшим. Ирек исемле улымны бик яшьли югалту кайгысын авыр кичерсәм дә, үсеп буй җиткән оныкларым олы юанычым. Алты оныкчыгым зур шатлыгым. Алары аеруча матур һәм татлы. Кан алышынды. Башкорты да, татары да бар. Киленнәрем керәшен татары, чуаш, рус милләтләреннән, киявем немец. Якутия‑Төмән‑­Казан‑Туймазы‑Октябрьский ‑ нәсел‑ыру гомер итә торган география көннән‑көн киңәя. Әле берсенә барам, әле икенчесенә китәм. Һич кенә дә картаерга вакыт юк, ‑ дип елмая якташыбыз.

Сиринә Гайнетдин кызы белән озак сөйләшеп утырдык. Эч сер­ләрен дә чиштек. Кайчандыр сигез бу­лып үскән баланың бүген икесе генә исән. Ковид өч туганының гомерен өзгән.

Кеше язмышына никадәр золым, газап, югалту язылган. Әмма бу хатын-кызга Ходай Тәгалә шуның кадәр мул итеп күңел байлыгын, яшәү теләген, юмартлыкны, ярдәмчеллекне биргән. Чыннан да аның ниндидер сөйкемле сөяге бар. Үзенә тартып тора. Ә елмаюы... Ясалма түгел. Чын. Ихлас. Йөзе балкып тора эчке нурдан. Тышкы матурлыкны еллар җуя, дип шигырьләрдә сөйләнсә дә, Сиринә ханымның эчке матурлыгы еллар белән дә югалмаган.

Илмира ГАЛИЕВА

Еллар җуймаган эчке матурлык
Еллар җуймаган эчке матурлык
Автор:
Читайте нас