Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
22 гыйнвар , 14:12

Шәһәр юбилейга әзерләнә

Октябрьский шәһәренең 80 еллыгын бәйрәм итүгә быел зур чаралар һәм проект инициативалары әзерләнгән. Юбилей уңаеннан «Нефтьче» паркында Социалистик Хезмәт Геройларына бюст кую планлаштырыла, бу хезмәт батырлыгы һәм шәһәрнең хезмәт династияләре турындагы истәлек символы булачак.  

Шәһәр юбилейга әзерләнә
Шәһәр юбилейга әзерләнә

Шулай ук Московка бистәсендә тиздән клуб ачылачак, ул барлык яшьтәге шәһәр кешеләрен берләштерүче мәдәни һәм спорт чаралары үзәге булачак.

Мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре күргәзмәләр, концертлар һәм мастер-класслар кергән бай эчтәлекле программалар әзерли. Шәһәр, аның тарихы, кешеләре һәм вакыйгалар турында сөйләячәк уникаль энциклопедия чыгаруга шәһәр хакимияте  аерым әһәмият бирә.

 

Бу инициативалар истәлекле датага багышланып кына калмыйча, шәһәр традицияләрен, Октябрьский халкының горурлыгын үстерүгә , бердәмлеген ныгытуга да этәргеч булыр.

Бәйрәм көннәре шәһәребез тарихында  якты бит булып калырга вәгъдә итә!

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас