Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 гыйнвар , 17:21

Юл хәрәкәте хәфевсезлеге

Узган атнада Октябрьский шәһәрендә 19 юл-транспорт һәлакәте теркәлде

Юл хәрәкәте хәфевсезлеге
Юл хәрәкәте хәфевсезлеге

Алар арасында: 

- 11 очракта ике һәм күбрәк транспорт чарасы бәрелешкән, 

- 4 очракта юл читендә торучы транспорт чарасына бәрелү, 

- 3 очракта каршылыкларга бәрелү, 

- 1 очракта җәяүлене бәрдерү. 

 

Тикшерү һәм иминлек чараларын үткәрү вакытында ЮХХДИ хезмәткәрләре 235 хокук бозу очрагы ачыклаган, шулай ук 4 шофер исерек килеш машина белән идарә иткән өчен тоткарланган. 

 

Фотода: 

17 гыйнварда, Кооперативная урамы, 2/13 йорт янында юл һәлакәте — бинага бәрелү теркәлгән. Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, 41 яшьлек шәһәр кешесе Opel машинасын кибет янына тукталганда иминлек чараларын күрмәгән, автомобиль хәрәкәткә килгән, бинага бәрелгән. 

 

Үзегезнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең гомерен саклау өчен, юл кагыйдәләрен үтәгез!

Алина Наширванова,

Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең БДД пропагандасы буенча инспекторы.

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас