Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 гыйнвар , 10:50

Юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән

Яңа ел ялларында Октябрьский шәһәре биләмәсендә 26 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер кеше төрле җәрәхәтләр алган. Ике һәм аннан да күбрәк транспорт чарасы 13 тапкыр бәрелешкән, туктап торган транспорт чарасына 10 тапкыр бәрелү теркәлән һәм 3 тапкыр каршылыкка очраганнар.  

Юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән
Юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән

Профилактика чаралары вакытында ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 325 очрагын ачыклаган, 12 машина йөртүче исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен тоткарланган.

Фотоларда:

2026 елның 7 гыйнварында Ленин проспектының 61/1 номерлы йорт янында ике автомобиль бәрелешкән. Ачыкланганча, Jeep автомобиле белән идарә итүче 30 яшьлек хатын-кыз сулга борылганда Hyundai автомобиленә юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә транспорт чаралары механик зыян күргән.

Автомобильчеләр игътибарын кышкы чорда юлда бик игътибарлы булырга, тизлекне киметергә, дистанцияне арттырырга, кискен маневрлар ясамаска кирәклегенә юнәлтәбез. Юлларда игътибарлы булыгыз!

 

Алинә Нәширванова.

ЮХИДИ бүлекчәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы

Автор:
Читайте нас