Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
31 декабрь 2025, 11:21

Яхшы кәефтән кайф алдык!

Күп кенә танышлар белән декабрь аенда очрашканда: «Ничек хәлләр?» - дип түгел, «Яңа ел кәефе бармы?» - дип сорашабыз. Күп вакыт сизелми, бәйрәм рухы юк шул дигәнрәк мәгънәдә җавап яңгырый Яңа елда күңелсезләнеп утырмагыз! Акыллы кешеләр әйтүенчә, могҗиза көтеп утырасы түгел, үзеңә уйлап чыгарырга, бәйрәм оештырырга кирәк.

Яхшы кәефтән кайф алдык!
Яхшы кәефтән кайф алдык!

Җиде‑сигез ел элек булгандыр, йортка күченеп килдек, күршеләрнең кайсыберләре белән исәнләшеп йөрибез, гәрчә якыннан таныш булмасак та. Бәйрәм, озын яллар әлеге җитешсезлекне бетерергә кулай вакыт.

Яңа елга алдан ук тәмләп әзерләнә башладым. Иң элек берничә кап кәнфит, бала кулына тоттырырга шоколад алдым.

Кыш бабай белән Карсылу костюмнарын Яңа ел төнендә табу мөмкин түгел, безгә Убырлы карчык белән Шүрәле дә бара! Алар булып киенергә җиңел бит!

Интернетта Убырлы карчык ничек бизәнүен карадым, алдан әзерләп куйган ияккә җитәрлек танауны киеп куйдым, иреннәрне бүлтәйтеп тешне сагыздан ясап, алгарак чыгардым, озын итәк, ертык иске шәлне билгә урадым... Шүрәленең битенә оек кидердек, тунның эчке ягын әйләндереп кисәң танып булмый! Әкият геройлары әзер.

Безнең урам буйлап күршеләрне котлау шулай башланып китте. Каушау­данмы, ятлаган шигырьләр, сүзләр дә онытылды, им­провизация башланды. Иң элек олы яшьтәге абый белән апаны ‑ терәлеп торган күршеләребезне котлап чыктык. Монда теләкләр теләп бүләк тапшыру гына. Ә менә аннан соңгы күршеләрнең мәктәпкәчә яшьтәге балалары бар.  Ишекне ачкан Мәрьям, безне күрүгә, куркуыннан стенага сылашты. «Чыршы бизәдегезме?», «Укулар ничек?», «Яңа елга нинди шигырьләр ятладың?» ‑ дигән сораулар белән әнисе килгәнче вакытны сузабыз. Аннары инде шигырь сөйләтеп, кәнфитләр биреп, бәйрәм белән котлап, тизрәк чыгып сызабыз.

Тагын шулай өч күршене котладык та өйгә юлландык. Соңыннан ачыклануынча, Мәрьям әнисе белән Убырлы карчыктан куркуы турында яңа гына сөйләшкән булганнар икән.

Әлеге Яңа ел үзебезгә дә, күршеләргә дә шатлык­лы булды. Шуңа күрә бәйрәм рыхын үзегез тудырыгыз, аны күңелле уздырыгыз!

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас