Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
27 декабрь 2025, 11:05

Батыр һөнәрманнар

Октябрьскийда коткару хезмәте оешканга 20 ел була.  

Батыр һөнәрманнар
Батыр һөнәрманнар

27 декабрь - Коткаручылар көне - бу иң куркыныч һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе. Бик катлаулы хәл­ләрдә: авария, гадәттән тыш вәзгыять, янгыннарда беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыга, меңләгән кешеләрнең гомерен саклап кала алар.

Батыр һөнәр ияләре өчен бу бәйрәм дә, башкалары кебек үк, гадәти эш көне. Хәбәр килү белән ярдәмгә чыгып китәргә әзер торалар. Шулай да һөнәри бәйрәмнәре алдыннан җирле коткаручылар отряды хезмәткәрләре белән сөйләшү мөмкинлеге табылды. Коткаручылар отряды начальнигы урынбасары Владислав Хәмитов, каравылда торучы егетләр Алмаз Баһаутдинов һәм Арсен Закиров белән аралаштык.

‑  Октябрьскийда коткару хезмәте эшли башлаганга 20 ел була. Без ашыгыч ярдәм һәм полиция белән бергәләп эш итәбез. Бала булган фатирда ялгыш ябыл­ган ишекләрне ачабыз. Кайчак тәрәзә аша үтеп керәбез. Сабыйны ата‑анасы кулына тапшырабыз. Кайвакыт ашыгыч ярдәм хезмәте мөрәҗәгать итә. Билгеле булуынча, бездә башлыча медиклар - хатын‑кызлар. Бишенче каттан авыруны күтәреп төшәргә кирәк булса, коткаручылар булыша, ‑ дип сөйли Владислав Хәмитов.

Коткаручылар кешеләргә генә түгел, җанварларга да ярдәмгә ашыга. Агач башыннан төшәлми интегүче песиләр, чокырдагы этләр, шәһәр урамнарында адашып йөрүче пошилар, кыр кәҗәләре... Әйткәндәй, быел шундый 18 очрак теркәлгән, шулардан бишесе - Октябрьский урамында кыр кәҗәсен тоту. Кыргый җәнлекне урманга озату өчен бик күп тырышырга туры килгән коткаручыларга.

Хезмәт вакытында иң истә калырдай вакыйга турында сорагач, үзләре әйткәндәй, «плащсыз супермен»: «Һәр вакыйга йөрәктә эз калдыра ‑ янгын, юлда авария, су басу - һәркайсында авыр хәлгә тарыган кешеләр». Шулай да, бер эш көнендә шәһәр коткаручыларына биш янгын очрагына барырга туры килгән, тамак ялгап алу түгел, тын алырга да вакытлары булмаган...

Алмаз Баһаутдинов бе­лән Арсен Закиров ‑ дуслар, коммуналь‑төзелеш көллиятендә бергә белем алганнар. Алмаз армиядән кайткач коткаручы булып эшкә килгән. «Максатым - бәлага юлыккан кешеләрне коткару, аларның гомерен саклап калу өчен һәрвакыт ярдәм кулы сузу», ‑ диде ул. Арсен да иптәше артыннан коткаручы булып киткән.

‑  Бу һөнәр ияләренә кайсы сыйфатлар хас?

‑  Нинди генә куркыныч вакыйга булса да эмоцияләргә бирелмичә, салкын акыл белән һәр адымыңны уйлап эш итә белү, катлаулы хәлдән чыгу юлын тиз табу, санаулы мизгелләр эчендә тиешле карар кабул итү, кыюлык.

Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер торган кешеләрнең сезгә кирәге чыкмасын! Дуслар, бәйрәмнәр имин үтсен.

Гүзәл ЗАКИРОВА

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас