Шимбә кичендә башланып, якшәмбе көн озыны буранлап яуган кар руль артында утыручы кешеләргә берникадәр кыенлыклар тудырды: җилләп яуган кар аркасында юл читен күреп булмау киеренкелеген юлларда барлыкка килгән кар «ботка»сы тагын да арттырды.
Октябрьскийда – 322 чакрым юл, 14 микрорайон. Тиешле хезмәтләр хәбәр итүенә ярашлы, һава торышы начар булганда шәһәр кар көртләреннән билгеле бер эзлеклелектә чистартыла: беренчедән, шәһәргә керү юллары (Октябрьский-Туймазы, Октябрьский-Урыссу, Октябрьский-Имангол, Октябрьский-Япрык һ. б.), аннан соң җәмәгать транспорты йөри торган, хастаханәләргә, икмәк комбинатларына, зиратларга керү юллары; икенчедән, зур транспорт агымы уза торган үзәк шәһәр юллары; өченчедән, беренче һәм икенче чиратлар исемлегенә кермәгән юллар, шулай ук шәхси төзелеш бара торган районнардагы юллар.