Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 декабрь 2025, 12:46

Тырыш хезмәт илгә тугрылык билгесе

Бүген 12 декабрь - Русия Федерациясе Конституция көне. Шул  уңайдан Халыклар дуслыгы йортында оештырылган тантаналы чарага Октябрьскийның тормыш эшчәнлегенә зур өлеш кертүче хезмәт сөючән кешеләр җыелды.

Тырыш хезмәт илгә тугрылык билгесе
Тырыш хезмәт илгә тугрылык билгесе

Шәһәрдәшләрне хакимият башлыгы вазыйфаларын башкаручы Михаил Черкашнев дәүләт бәйрәме белән котлады.
-  Ел саен шәһәр үсешенә һәм аның тотрыклы икътисадына үзләреннән саллы өлеш кертүче якташларыбызны без бу көнне юкка гына билгеләп үтмибез. Чөнки һәр дәүләтнең төп байлыгы – ул кешеләр. Нәкъ менә алар төбәк һәм ил өчен ныклы тыл булдыра. Нәкъ менә аларның хокуклары һәм бурычлары Русия Конституциясе белән яклана һәм билгеләнә. Чөнки әлеге дәүләт документы – ул гади документ түгел. Русия Конституциясе – илнең Төп законы, ул сәяси системаны, гражданнар­ның хокукларын һәм ирекләрен, шулай ук дәүләт төзелеше нигез­ләрен билгели, - дип билгеләп үтте ул.
Михаил Алексеевич Октярьскийның фидакарь якташларга зур канәгатьлек хисе белән БР һәм шәһәр хакимияте бүләкләрен – мактау грамоталарын, рәхмәт хатларын тапшырды. Хөрмәткә лаек булган кешеләр арасында – сәнгать, мәгариф, спорт һәм медицина тармагы хезмәткәрләре, сәнәгать предприятиеләре эшчеләре – машина йөртүчеләр, хисапчылар, инженерлар, электр монтерлары һәм башкалар.
2025 елның РФ Конституциясе көне яшь октябрьскийлылар тормышында да икеләтә тарихи вакыйга булып истә калачак. Шәһәребезнең алты яшь гражданины паспорт кабул итте. Балаларга «Беренчеләр» хәрәкәтеннән зур булмаган бүләкләр дә тапшырылды.

Илмира ГАЛИЕВА.

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас