Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
4 декабрь 2025, 09:57

«Нефтьче» паркы үзгәрде

Брусчатка, велосипед юллары, сукмаклар, кече архитектура формалары — барлык планнар да тормышка ашкан.  

«Нефтьче» паркы үзгәрде
«Нефтьче» паркы үзгәрде

Парк урнашкан урын тигез булмау сәбәпле, эшчеләргә бут ташы һәм ком‑вак таш катнашмасы түшәргә туры килгән. Яшел зоналарга кара туфрак кайтарылган һәм биредә декоратив агачлар, куаклар утыртылган.


Хакимиятнең торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү бүлеге начальнигы Вероника Давыдова сүзләренә караганда, территория яктырту баганалары һәм җәяүлеләр зонасын комплекслы видеокүзәтү системасы белән тәэмин ителгән.


«Нефтьче»дә шулай ук эскәмияләр, урналар, велопарковка, парк шезлонглары һәм араларында зур булмаган өстәлләр булган ике кешелек креслолар да барлыкка килгән.


Паркны үзгәртеп кору эшләрен «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында «Содействие» подряд оешмасы башкарган.

Автор:
Читайте нас