Бүгенге көннәрдә Октябрьский өчен мөһим туристик проект гамәлгә ашырыла. Атап әйткәндә, «Спартак» спорт‑сәламәтләндерү комплексы биләмәсендә глэмпинг төзелә.
Проектны шәһәр хакимиятендә оештырылган «Эшкуарлык сәгате»ндә якташыбыз, эшкуар һәм спортчы Евгений Попов тәкъдим иткән.
Проект буенча 11 модульле йорт төзү планлаштырыла, аларның һәрберсендә яшәү өчен кирәкле барлык әйберләр: ванна бүлмәсе, кухня һәм башка уңайлыклар булачак. Глэмпинг актуаль бурычны — шәһәр кунаклары һәм Октябрьскийга даими рәвештә күнегүләр җыеннарына килүче спортчыларны яхшы итеп урнаштыруны хәл итәргә тиеш.
Шулай итеп, тиздән төзелеш урынында төзекләндерелгән, функциональ һәм уңайлы объектлар барлыкка киләчәк.
Фото: шәһәр хакимияте башлыгы А.Пальчинскийның социаль челтәрләреннән.