Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 ноябрь 2025, 14:12

Московкада клуб булачак!

Ниһаять, җирле халыкның күптәнге хыялы тормышка ашачак - 2026 елның өченче кварталында яңа мәдәният учреждениесе үз ишекләрен ачачак. Һәрхәлдә  «Инвестподряд‑Стронег» җәмгыяте каршында шундый бурыч тора.  

Московкада клуб булачак!
Московкада клуб булачак!

Бүгенге көндә мәйданы 450 квадрат метрлы объектның диварларын күтәрү тәмамлану стадиясендә. Подрядчы оешма вәкиле ‑ төзелеш‑монтаж эшләре прорабы Валерий Егоров сүзләренә караганда, планда каралган эш күләменең хәзерге вакытта 35‑40 проценты башкарылган, эш графикка ярашлы алып барыла. Төзелеш материаллары белән тәэмин ителештә бернинди дә кыенлыклар юк. Әйтик, хәзерге вакытта матчалар китерелгән. Валерий Егоров билгеләп үткәнчә, базада аларны эретеп ябыштыралар һәм буяу эшләре бара.

Бригадада, асылда, 12 ташчы хезмәт куя. Эшнең күләменә карап, аларның саны кимергә һәм артырга мөмкин. Шуңа күрә, без төзелеш мәйданына килгән көнне объектта дүрт кенә кеше мәшгуль иде. «Монолит төзелеше өчен опалубка үзенә артык күп көч таләп итми. Дүрт кеше дә җитә. Әзер рәшәткәләр китерелә. Эшчеләр аларны урнаш­тыралар һәм бетон катнашмасын агызалар», ‑ дип эш барышы турында бәян итте Валерий Егоров.

Әйтергә кирәк, моңа кадәр күп фатирлы йортлар һәм кибетләр төзегән «Инвестподряд‑Стронег» җәмгыяте өчен клуб төзелеше ‑ беренче тәҗрибә. «Кыенлыклар күрмибез. Булган очракта да, без аларны ерып чыгачакбыз. Хезмәт хакын гына лаеклы һәм вакытында түләргә онытмасыннар», ‑ диде җитди тавыш белән төзүче ир‑егетләр.

Искәртәбез, яңа клубта 97 кешегә исәпләнгән җыелыш залы, 10 кешегә исәпләнгән уку залы, медицина пункты һәм башка кирәкле бүлмәләр урнашачак.

 Илмира ГАЛИЕВА

 

Московкада клуб булачак!
Московкада клуб булачак!
Автор:
Читайте нас