2023 елда шәһәрдәшебез Рамил Шәрифуллин Туры линиягә мөрәҗәгать итеп, Ык елгасының ярларын тоташтыручы ике республика арасындагы күпер төзелешен тизләтүне сораган иде. Быел, октябрь аенда әлеге күпер кулланышка тапшырылды.
1948 елда ук төзелгән корылмада 2016 елдан йөк транспорты өчен хәрәкәт чикләнде. 2023 елның җәендә күпер авария хәлендә дип танылды һәм тулысынча ябылды. «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында 2024 елда күперне тергезү башланды.
Меңләгән кешегә яшәү өчен кирәкле артерия булган күпер яңадан салынды. Үзгәртеп кору нәтиҗәсендә Ык елгасы аша иске күпер сүтелде һәм аның урынында терәкле яңа күпер төзелде. Куркынычсызлык полосалары, яңа киртәләр, ясалма яктылык ‑ болар барысы да иминлек кысаларында гамәлгә ашырылды. Конструкциянең озынлыгы ‑ 238,5, киңлеге ‑ 7 метр. Ике якта да киңлеге берәр метрлы тротуарлар ясалды.
Ике республиканың меңләгән халкы һәм эшкуарлык үсеше өчен бу бик кирәкле объект.
2024 елда Ольга Варламова Республика Башлыгына бөтен шәһәр халкы исеменнән Октябрьский музыка көллияте бинасын капиталь ремонтлаган һәм аның уникаль архитектурасын саклаган өчен рәхмәт белдерде. Көллиятнең концерт залы - бөтен шәһәрнең мәдәни тормышының йөрәге, биредә әһәмиятле шәһәр чаралары уза. Архитектур ансамбльне тәмамлау өчен, бина тирәсендәге территорияне төзекләндерүдә ярдәм сораган иде көллият укытучысы.
Музыка көллияте янәшәсендәге территорияне төзекләндерү проекты берничә тапкыр уңайлы шәһәр мохите булдыру бөтенрусия конкурсында катнашты. Быел проект конкурста җиңү яулады, төзекләндерү 2026 елга планлаштырыла. Шәһәр халкы төзекләндерү проектын ясауда актив катнашты, хәзер алдагы елда булачак нәтиҗәләрен көтә.
Шәһәренең үзәк өлешендә яшәүчеләр 2024 елда Радий Хәбировка мөрәҗәгать итеп, Ленин исемендәге үзәк мәйданга керү юлын төнге сәгатьләргә ябып куюны үтенгән иде. Халык төнге авто, мото ярыш шау-шуыннан интегүен ассызыклап, мәсьәләне хәл итүне сорады.
2025 елда Ленин исемендәге мәйданга керү юлын 20.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр ябучы киртәләр урнаштырылды. Республика Башлыгына мөрәҗәгать уңай хәл ителде. Горький урамы 40нчы йортта, Ленин проспекты 3, 5нче йортларда яшәүчеләр хәзер төннәрен шау-шу тынуын билгели.